Тәнки каберлегеТатарстан Республикасы һәм Сембер өлкәсе чигендә Тәнки авылыннан көньяк-көнчыгышка таба 1 км ераклыкта (Татарстан Республикасы Спас районы), Болгар шәһәреннән төньякка таба 22 км ераклыкта, Ясаклы елгасы тамагыннан ерак түгел урнашкан IX — X гасырның икенче яртысы археологик һәйкәле. 1904 елда ачыла, 1961 елдан башлап археологлар Е. П. Казаков һәм Е. А. Халикова тарафынна 5 меңнән артык каберлекнең 1172-се казылган.[1][2]

Тәнки каберлеге
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Спас районы
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

Тәнки каберлегендә табылган битлек

Каберлек Идел-Кама болгарлары, борынгы венгрлар һәм башка фин-угыр һәм төрки кабиләләр вәкилләре тарафыннан калдырылган. Ул Көнчыгыш Европада иң зурлардан санала һәм Идел-Кама Болгары һәм гомум болгар мәдәнияте формалашу процессларын чагылдыра.[2]

Каберлекләрнең эчтәлеге үзгәртү

Каберлекләр турыпочмаклык формасында, 1,8—3 метр озынлыкта, киңлекләре 0,4—0,6 метр, тирәнлекләре 2,2 метрга кадәр. Кайберләре Башкортстанның каберлек һәйкәлләре кебек тар һәм сузылган чокырларда урнашканнар; башка чокырларда янәшәдә ябу җайланмалары очрый. Каберләрдә корал (ике кылыч, ике сөңге, төрле балталар, уклар һәм пычаклар), савыт-саба (төрле чүлмәкләр), бизәнү әйберләре (тавыш чыгара торган элмә такталар, баш киемнәре, йөзекләр, муенсаларр) очрый. Шулай ук ефәк тукымада көмеш биттән ясалган 18 җирләү битлеге бар.[2]

Ут белән бәйле культ эзләре бар, каберләр арасында керамика һәм хайван сөякләре комплекслары, шулай ук баш сөякләре һәм хайван аяк сөякләре, күбесенчә ат скелетлары, сакланган. 58 кабер — ислам таралышы белән бәйләнгән каберләр (каберләре X гасыр азагы белән даталана).

Каберлек Олы Тархан һәм Олы Тигәнәле каберлекләре, полом, ломоватово, кушнаренко, каракуп, салтова-маяк культуралары, шулай ук муром һәм угызларның башка һәйкәлләре белән охшаш.[2] Каберлек җиһазларында төрки-угыр (Кама буе, Урал) һәм Болгар-салт халыкларының үзара бәйләнешләре дә күзәтелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Танкеевский могильник / Н. А. Кокорина, С. В. Кузьминых // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Танкеевский могильник // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • В. Ф. Генинг, А. Х. Халиков. Глава II. Памятники VIII—IX вв. на Средней Волге. 3. Танкеевский могильник // Ранние болгары на Волге (Больше-Тарханский могильник). — М.: Наука, 1964. — 200 с.

Сылтамалар үзгәртү