Түбәтәйлетатар халык уены, кешенең спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.

Түбәтәйле

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенга кирәк-ярак

урындык, түбәтәйләр

Уенчылар саны

5-6

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Әтәчле уенын уйный башлар алдыннан уртага 5-6 урындык куела, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда, уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү