Түбән Кама шәһәре гербы - Татарстан Республикасы Түбән Кама районының административ үзәге гербы. Түбән Кама шәһәре гербы - Татарстан Республикасы Түбән Кама районының административ үзәге гербы.

Түбән Кама гербы
Илтамга
Нигезләнү датасы 13 ноябрь 1975
Дәүләт  Россия

Герб 1975 елның 13 ноябрендә хезмәт итүче депутатлар шәһәр Советы карары белән расланган.

Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелмәгән.

Гербның һәм аның символикасының тасвирламасы үзгәртү

Кызыл турыпочмаклы щитта көмеш белән әйләнеш рәвешендәге барельеф башкарылган. Аның үзәгендә-ректификация колонногаз резервуарлары — шәһәрнең төп тармагы нефть химиясе булып торганын күрсәтә.

Шәһәргә исем Кама елгасы биргән һәм бу Гербта чагылыш тапкан: әйләнеш үзәгеннән түбәнрәк йөгерүче дулкын өстеннән өч ак акчарлак. Әйләнешнең түбән өлеше шина рәвешендә башкарылган.

Шинаны тасвирлаучы тасмада «ТУБӘН КАМА», «НИЖНЕКАМСК» шәһәр , «Татар АССР» республика исемнәре рус һәм татар телләрендә язылган.

Шәһәрнең яшьлеге символы булып эмблеманы җилкәләндерүче яшь ботаклар тора, аларның очлары шәһәргә нигез салу датасы — «1961» белән оста янына туры килә.

Герб тарихы үзгәртү

1975 елда Түбән Кама гербы Р.С. Шиһабетдинов тарафыннан төзелгән.

Совет һәм Советлардан соң 1975 елда Түбән Каманың үзгәртелгән гербы төшерелгән сувенир значоклар чыгарылган. 1994 елда Татарстан Гербы элементы булган герб проекты барлыкка килгән. Рәсми рәвештә проектлар расланмаган.

2006 елның 9 июнендә Түбән Кама районы гербы расланган. Аерым чыганакларда район гербы бер үк вакытта Түбән Кама гербы да санала, әмма бу рәсми рәвештә расланмаган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Меликаев В. И., Сержан В. В. Каталог современных гербов городов, поселков и сел СССР — Минск, 1989—1991.
  • Символика Нижнекамска.// Центральная библиотека им. Г. Тукая. Составитель Болотнова Н. А.