Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл (Чистай)

Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлТатарстан Республикасының Чистай шәһәрендә урашкан һәйкәл.

Тарихы үзгәртү

Монумент 2015 елның 1 маенда ачылган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланып төзелә. Бөек Ватан сугышында Чистайга күп кенә предприятиеләр эвакуацияләнгән, госпитальләр эшләгән. Барысы да фронт мәнфәгатьләренә буйсынган. Өлкәннәр белән беррәттән яшүсмерләр дә эшләгән. Тылда да җиңү яуланаган аның өчен бик күпне Кама буендагы шәһәргә эвакуацияләнгән кешеләр дә башкарган. Чистай шәһәре үзәгендә урнашкан һәм Геройлар Аллеясында мемориаль комплекс составына керә. Һәйкәлне төзү өчен 4 миллион сумга якын акча кирәк була, акчаның яртысын җирле бюджеттан бүлеп бирәләр, икенче өлешен гади халык һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре җыйган.[1]

Һәйкәлне ачу тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов[2], Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы — Илдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты — Рафил Ногманов,[3] шулай ук тыл хезмәтчәннәре — Галина Кузнецова, Петр Тутаев һәм Александр Воробьев катнашкан, төп сәламләү сүзе белән Дмитрий Иванов чыгыш ясаган,[4] ул, аерым алганда, «Бүген сезнең белән безнең өчен тантаналы көн, без тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыгына багышланган һәйкәл ачабыз. Бу һәйкәлне булдыруга барлык чистайлылар һәм якташлар үз өлешләрен керттеләр, һәм барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә», - дип бедерә.[5]

Тасвирлама үзгәртү

Силуминнан ясалган скульптура төркеме югары булмаган бетон постаментта урнаштырылган һәм өч фигурадан торган композициядән тора. Һәйкәл утыручы карт, шулай ук аның янәшәсендә торучы хатын-кыз һәм фронттан хат укучы малайдан гыйбарәт. Тротуар плиткасы белән түшәлгән мәйданчыкта һәйкәл артында стела куелган, аның үзәгендә таралучы нурлы йолдыз барельефы, шулай ук фронт һәм тыл бердәмлеген символлаштыра торган урак һәм чүкеч урнаштырылган. Барельефның сул ягында: «Труженикам тыла, верным сынам и дочерям земли Чистопольской от благодарных потомков», уң ягында — «И пусть живёт в потомках память тех героических времен. Советским труженикам тыла − наш низкий, наш земной поклон!» дигән язу уелган.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү