Турборг Недреос (норв. Torborg Nedreaas; 1906 елның 13 ноябре, Берген1987 елның 30 июне, Несодден) — Норвегия хатын-кыз язучысы[3]. Проза әсәрләре, шигырьләр һәм драматургия авторы.

Турборг Недреос

Туу датасы: 13 ноябрь 1906(1906-11-13)[1][2]
Туу урыны: Берген, Норвегия[1]
Үлем датасы: 30 июнь 1987(1987-06-30)[1][2] (80 яшь)
Үлем урыны: Несодден[d], Акерсхус[d], Норвегия[1]
Эшчәнлек төре: автор, сценаричы

Тормышы һәм иҗаты үзгәртү

Чиновник гаиләсендә туган. Белем алгач, 1923 елдан Бергенда музыка укытучысы булып эшләгән. Соңрак Лейрвикка[ru] күченгән. Балачакта күп тапкырлар йөргән Лейрвик аның берничә әсәренең вакыйгалар урыны булып тора. Үзенең беренче китабын, Før det ringer tredje gang новеллалар җыентыгын, язучы 1945 елда гына бастырган. 1947 елдан Недреос Осло янындагы Несодденда ирекле язучы буларак яшәгән. Әдәби иҗаттан тыш, ул телевидение белән дә хезмәттәшлек иткән. Аның Av Måneskinn gror det ingenting романы буенча 1987 елда режиссёр Арильд Бринкман нәфис фильм төшергән.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Hans Bien (изд.): Meyers Taschenlexikon Nordeuropäische Literaturen, Leipzig 1978
  • Gerhard Steiner (изд.): BI Taschenlexikon Fremdsprachige Schriftsteller, Leipzig 1980