Тумкино
Тумкино — Сембер өлкәсенең Тирәнкүл районында урнашкан авыл. 1702 елда нигезләнгән.
Тумкино | |
Нигезләнү датасы | 1702 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Тирәнкүл[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00[1] һәм UTC+04:00[1] |
Халык саны | 726 (2010)[2] |
Почта индексы | 433368 |
Авыл атамасы мукшы телендәге «тумо» (имәннәр) сүзенә барып тоташа. Яшәүче халыкның сүзләренчә, элек тауда имәннәр үскән һәм халык шунда утын әзерли торган булган.
Тарих
үзгәртү1867 (1864) елның февраль аенда авылда мәктәп ачыла. 1871 елда шушы мәктәпне Илья Ульянов карап чыга. 1878 елда мәктәп яңа бинага күчә. 2009—2010 уку елында мәктәптә 58 укучы укый (1-9 сыйныфлар). Укучыларның күбесе Назайкино һәм Федькино күрше авылларында яши. Мәктәптә ике ел дәвамында мукшы теле өйрәтелә.
1864 елда авылда Изге Николай чиркәве ачыла, соңрак ул юкка чыгарыла. 1965 елның апрелендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл ачыла. Авылдан фронтка 236 кеше киткән, 126се кире кайтмаган була. Хәзерге вакытта авылда сугыш ветераннары калмаган.
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |