Туган тел (шигырь)

«Туган тел» шигыре — Габдулла Тукай тарафыннан 1909 елда язылган шигырь.

Тарих үзгәртү

Шигырь беренче тапкыр «Балалар күңеле» җыентыгында нәшер ителә.

Аны инкыйлабка кадәрге чорда мәктәп-мәдрәсәләрдә уку елы башлану алдыннан, уку елы тәмамланган вакытта, шулай ук бәйрәм кичәләрендә балалар хор белән укый яки көйли-җырлый торган булганнар.

Совет заманында күп кенә җыентыкларда шигырьнең дини эчтәлектәге соңгы строфасы төшереп калдырылган.

Шигырь үзгәртү

 
Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 

Танылган тәрҗемәләре үзгәртү

Рус теленә үзгәртү

С. Липкин (rus) тәрҗемәсе[1][2]

Родной язык, святой язык.
Отца и матери язык!
Как ты прекрасен! Целый мир
В твоем богатстве я постиг!
Качая колыбель, тебя
Мне в песне открывала мать.
А сказки бабушки потом
Я научился понимать.
Родной язык, родной язык.
С тобою смело шел я вдаль.
Ты радость возвышал мою.
Ты просветлял мою печаль.
Родной язык, с тобой вдвоем
Я в первый раз молил творца:
«О, боже, мать мою прости,
Прости меня, прости отца».

Инглиз теленә үзгәртү

Сабирҗан Бәдретдин тәрҗемәсе[3]

Oh, beloved native language
Oh, enchanting mother tongue!
You enabled my search for knowledge
Of the world, since I was young
As a child, when I was sleepless
Mother sung me lullabies
And my grandma told me stories
Through the night, to shut my eyes
Oh, my tongue! You have been always
My support in grief and joy
Understood and cherished fondly
Since I was a little boy
In my tongue, I learned with patience
To express my faith and say:
«Oh, Creator! Bless my parents
Take, Allah, my sins away!»

Польша теленә үзгәртү

Tadeusz Piotrowski тәрҗемәсе[4]

Mowo ojczysta, piękna mowo,
Mowo mojego taty, mojej mamy.
Wszystko co w życiu poznałem
To poprzez ciebie ojczysta mowo.
Na początku w tym języku
Ukołysywała mnie w kolebce mama
Zaś potem nocami
Bajki opowiadała mi babcia.
Mowo ojczysta! Nieustannie
Pomoc twoja
Mnie maleńkiemu objaśniała
Radości moje, troski moje.
O mowo ojczysta! Mowo
Mojej pierwszej modlitwy:
Bądź miłościw mnie
I mojemu tacie, mojej mamie, Boże!

Чуаш теленә үзгәртү

Тăван чěлхем, атте-аннен ытарайми еткерě!
Эс çеç мана пěлý тěнчин çýл тýпине сěклерěн.
Аннен сăпка юрри пулса мана эс сиктереттěн.
Кайран вара эс каçсерен юмах итлеттереттěн.
Тăван чěлхем! Мěн пěчěкрен мана эс май паратăн
Хавасланма та савăнма, хăш чух хурлантаратăн.
Тăван чěлхем! Сана пула эп пуçласа кěлтурăм:
Атте-аннем, сире тата мана каçартăр Турă.

Һәйкәл үзгәртү

2022 елда Казанда «Туган тел» скульптура композициясе эскизына конкурс игълан ителгән. Татар шагыйре Габдулла Тукайның танылган шигыренең сәнгати гәүдәләнешен ТР Милли китапханәсе янында Кремль яры ягыннан урнаштыру планлаштырыла. Бу идеяне 2021 елда Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда тәкъдим иткән. Казан шәһәре башкарма комитеты скульптураны урнаштыру өчен берничә урын вариантын тәкъдим иткән. Коллегиаль рәвештә аны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янындагы территориядә урнаштыру турында Карар кабул ителгән. [5]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Перевод С. Липкина. Г.Тукай. Избранное. М. : 1956 Также, это стихотворение известно как гимн татарского языка « Туган Тел»
  2. Блог библиотекаря: Родной язык — твоя душа, твой мир, твой луч…, archived from the original on 2013-07-11, retrieved 2014-01-02 
  3. Tuqay, Ğabdulla, and Sabırcan Badretdin, trans. http://kitapxane.noka.ru/authors/tuqay/oh_my_mothir_tongui 2007 елның 22 март көнендә архивланган.
  4. Witryna Stowarzyszenia Piotrowskich ze Strachociny: И туган тел
  5. Лилия Шайхутдинова. В Казани появится посвященный стихотворению Тукая «Туган тел» памятник. Татар-информ, 1.11.2022

Чыганак үзгәртү

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.