Традицион икътисад

Традицион (патриархаль) икътисад — чикләнгән ресурсларны куллануны традицияләр һәм гореф-гадәтләр билгеләгән икътисади система.

Традицион икътисад
Моңа өлешчә туры килә натуральное хозяйство[d]

Традицион икътисад икътисади тормышны оештыру ысулы. Анда җир һәм капитал кабиләнең уртак милке була, ә чикләнгән ресурслар бик озак вакытлар яшәгән традицияләр нигезендә буленә.

Әлбәттә, вакытлар узу белән, традицияләр дә үзгәрә, әмма бу бик акрын бара. Мондый үзгәрешләр бары тик кабилә яки халыкчаның (народность) тышкы яшәү шартлары шактый үзгәреш кичергәндә генә күзәтелә. Бу шартлар тотрыклы булганда, хуҗалык тормышы традицияләре бик озак вакытлар буена сакланырга мөмкин. Россиядә, мәсәлән, төньяк халыклары тормышын оештыруда традицион икътисади система элементларын әле бүген дә табарга була.

Икътисади ресурсларга карата милек турында искә алсак, традицион системада ул коллектив, ягъни күмәк милек булган, анда аучылык урыннары, сөрү җирләре һәм болыннар кабиләгә яки общинага караган.

Вакытлар узу белән, традицион икътисади система элементларыннан кешелекнең ризасызлыгы күзәтелә башлаган. Тормыш күрсәткәнчә, җитештерү факторлары коллектив милектә түгел, ә аерым кешеләр яки гаиләләр кулында булса, нәтиҗәлерәк файдаланылган. Дөньядагы иң бай илләрнең берсендә дә җәмгыять тормышьшың нигезен коллектив милек тәшкил итми. Ә иң ярлы илләрдә мондый милек калдыклары сакланып калган.

Тәҗрибә шуны раслый: базарлар һәм фирмалар чикләнгән ресурсларны бүлеп бирү һәм тормыш өчен кирәкле әйберләрне, байлыкларны җитештерү күләмен арттыру бурычын аксакаллар советына, ягъни традицион системада җитди икътисади карарлар кабул иткән органга караганда яхшырак хәл итәләр.

Менә ни өчен традицион икътисади система, вакытлар узу белән, дөньяның күпчелек илләрендә кешеләр тормышын оештыру нигезе булудан туктый. Аның элементлары арткы планда кала һәм икенчел әһәмияткә ия булган төрле гореф- гадәтләр һәм традицияләр рәвешеңдәге кыйпылдыклар булып кына саклана.[1]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Макконнелл К. Р., Брю С.Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика. — М.: Республика, 1992. — Т. 1. — С. 48-—49. — 399 с. — ISBN 5-250-01534-4.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү