Токио дәүләт музее

Токио дәүләт музее (япон телендә:東京国立博物館, транскрипциясе: То:кё: кокурицу хакубуцукан) — Япониянең иң борынгы һәм иң зур музее. Токио каласының Уэно паркы биләмәсендә урнашкан. Якынча 100 мең квадрат метр мәйданда биш корпус урнашкан: Төп, Көнчыгыш, Церемониаль, Хэйсэй һәм Хорю-дзи гыйбадәтханәләр хәзинәләре. Дәүләт музее мәһабәт мәдәни үзәк булып тора.

Токио дәүләт музее
Нигезләнү датасы 1872[1]
Логотип
Сурәт
Интерьер сурәте
Кыскача исем 東博 һәм TNM
Кана белән язылган исем とうきょうこくりつはくぶつかん
Җитәкче Дзэния, Масами[d]
Дәүләт  Япония
Административ-территориаль берәмлек Ueno-kōen[d]
Урын квартал Уэно[d]
Барлыкка килгән урыны Yushima Seidō[d][2]
Ана ширкәт National Institutes for Cultural Heritage[d]
Моның хуҗасы Hōryū-ji Treasures at Tokyo National Museum[d]
Штаб-фатирының урнашуы Токио, Япония
Хезмәтләндерүче National Institutes for Cultural Heritage[d]
Архитектор Джозайя Кондер[d] һәм Ватанабэ, Дзин[d]
Архитектура стиле Japanese-Western Eclectic Architecture[d] һәм Тэйкан-дзукури[d]
Рәсми ачылу датасы 17 апрель 1872[2]
Керүчеләрнең еллык саны 2 684 754[3] һәм 605 214[4]
Мирас статусы Important Cultural Property of Japan[d][5]
Почта индексы 110-8712
Рәсми веб-сайт tnm.jp(яп.)(ингл.)(кор.)(алм.)(фр.)(исп.)
Куллану шартларына сылтама tnm.jp/modules/r_free_page/index.php?id=1841[6]
Һәштәге 東京国立博物館
Төнге күренеше
Изображение входа
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 34 200 ± 99[7] һәм 164 475
URL-адрес онлайн-каталога colbase.nich.go.jp/organizations/1(яп.)(ингл.)(кор.)
Рәсми кибет URL-ы tnm-shop.jp(яп.)
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Tokyo National Museum
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Токио дәүләт музее Викиҗыентыкта

Музей корпуслары үзгәртү

 
Төп корпус. 2010 ел
 
Токио дәүләт музееның Көнчыгыш корпусы
 
Токио дәүләт музееның Хэйсэй корпусы

Төп корпус яп. 本館 Хонкан? — Дәүләт музееның төп күргәзмә галереясы, 1938 елда ачылган. Архитекторы — Дзюн Ватанабэ. Монда сынлы һәм кулланма сәнгать әсәрләре, тарихи һәм этнографик материаллар, япон мәдәниятенең үсеш юлларын күзәтергә мөмкинлек биргән һәм аның хас үзенчәлекләре турында мәгълүмат биргән япон мәдәни кыйммәтләре тупланган.

Церемониаль корпус яп. 表慶館 Хё:кэйкан?. 1909 елда ачылган. Архитекторы — Такума Катаяма. Церемониаль корпус бүгенге көндә музей чикләрендә мәгърифәтчелек үзәге буларак файдаланыла, аның бинасы Мэйдзи дәверенең (1867—1912) көнбатыш стилендә күренекле архитектура үрнәге булып тора. Анда төрле гыйльми җәмгыятьләр эшли, семинарлар уздырыла.

Көнчыгыш корпусы яп. 東洋館 То:ё:кан?. 1968 елда ачылган. Архитекторы — Ёсиро Танигути. Көнчыгыш корпусында сынлы һәм кулланма сәнгать әсәрләре, шулай ук, Япониядән тыш, Көнчыгыш төбәгенең бөтен илләренән археологик табылдыклар куелган, анда һәр ил мәдәниятенең үзенчәлекләре белән танышырга һәм Япония белән мәдәни бәйләнешләрне күзәтергә мөмкин.

Хэйсэй корпусы яп. 平成館 Хэйсэйкан? һәм Хорю-дзи гыйбадәтханәләренең хәзинәләре корпусы яп. 法隆寺宝物館 Хо:рю:-дзи хо:моцукан?. 1999 елда ачылганнар.

Музейның барлыкка килү тарихы үзгәртү

Барысы да 1872 елда Токионың Юсима-сэйдо гыйбадәтханәсенең Тайсэйдэн бинасында узган күргәзмәдән башлана, алар арасында — император гаиләсенең шәхси әйберләреннән башлап сарайның хәзинәсеннән һәм борынгы җиһазларыннан алып, илнең табигый байлыкларын, аның флорасын һәм фаунасын күрсәткән экспозицияләр һәм табигый азык-төлек өлгеләренә кадәр төрле мәдәни мирас үрнәкләре була. Күргәзмә зур уңыш казанган, анда тулаем алганда йөз илле меңләп кеше катнаша. Күргәзмә ил тормышында дәүләт абруйны күтәрү күзлегеннән генә түгел, башкалар өчен дә әһәмиятле вакыйгага әверелгән. Ул илнең табигатен, аның тарихын яңача, гомумиләштереп күрергә мөмкинлек биргән, уникаль табигать байлыкларын яклау, бөтен кешелекнең байлыгы булып торган мәдәни йолаларны һәм мирасны саклау кирәклеге турында мәсьәлә куйган. Күргәзмәне әзерләү һәм үткәрү өчөн махсус учреждение оештырыла, аны Мәдәният һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы музей дип атыйлар. Ул Токио Дәүләт музееның өлгесенә әверелгән дә инде.

Тупланма үзгәртү

Әлеге вакытта Токио Дәүләт музее тупланмасында йөз егерме мең чамасы саклау берәмлеге исәпләнә. Алар арасында сынлы сәнгать, каллиграфия, скульптура кебек төрле сәнгать әсәрләреннән тыш, металлдан изделиеләр, корал, хәрби киемнәр, керамика, лак изделиеләре, тукымалар, архитектура үрнәкләре макетлары гына түгел, археологик табылдыклар, тарихи һәм этнографик материал, бик күп тематик басмалар һәм фотоматериаллар да бар.

Сылтамалар үзгәртү

  1. ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942
  2. 2,0 2,1 https://www.tnm.jp/modules/r_free_page/index.php?id=144
  3. Art's most popular: Exhibition and museum visitor figures 2019 // The Art Newspaper — 2020. — ISSN 0960-6556
  4. Art's most popular: Exhibition and museum visitor figures 2021 // The Art Newspaper — 2022. — ISSN 0960-6556
  5. https://kunishitei.bunka.go.jp/heritage/detail/102/3699
  6. McCarthy D., Wallace A. Survey of GLAM open access policy and practice // Google Sheets — 2018.
  7. YouTube Application Programming Interface