Тишмәнут (лат. Andrósace) — Төньяк ярымшарның урта климатында үсүче бер, ике яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы[3].

Тишмәнут
Халыкара фәнни исем Androsace L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Первоцветные (подсемейство)[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Энциклопедический словарь Гранат[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 59(1)[d]

 Тишмәнут Викиҗыентыкта

Төньяк тишмәнуты (Androsace septentrionalis) - күпсанлы кечкенә ак чатыр чәчәк төркемнәренә ия булган булган таралгылы үсемлек, төньяк урманнарның эфемеры

Таралу

үзгәртү

100 гә якын төре билгеле, күбесенчә Евразиядә, берничә төре Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре очрый: озынча тишмәнут (A. elongata), җепсыман тишмәнут (A. filiformis), эре касәле тишмәнут, яисә Турчанинов тишмәнуты (A. maxima) һәм төньяк тишмәнуты (A. septentrionalis). Барлык районнарда да очрыйлар. Су буйларында, далаланган тау битләрендә, куаклыкларда, болыннарда үсәләр.[4]

Тасвирлама

үзгәртү

2-20 см биеклектәге берьеллык үсемлекләр. Яфраклары гадәттә бөтен, ланцетсыман яки озынча, таралгыга тупланганнар. Вак чәчәкләре ак, ал яки кызыл төстә, алар ялгыз булырга да, чатыр чәчәк төркеменә берләшергә дә мөмкиннәр. Касәләре кыңгырау яки шар формасында; таҗлары тәлинкә яки бүрәнкә сыман. Җимеше — вак кара көрән орлыклы шарсыман тартмачык[3]. Апрель-августта чәчәк аталар. Җимешләре июнь аеннан өлгерә башлый. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамыр үсентеләреннән) үрчи.[5]

Нәүрүзгөл (Primula) ыругы вәкилләреннән аермалы буларак, тишмәнут ыругы төрләре таҗның кыска торбачыгы белән аерылып тора[6].

Күп төрләргә гетеростилия хас[3].

Куллану

үзгәртү

Халык медицинасында җепсыман тишмәнут һәм төньяк тишмәнуты үләне төнәтмәләре йөрәк, нерв авырулары вакытында, бәвел юлларында таш утырганда кулланыла.

Декоратив үсемлек.

Төркемләү

үзгәртү

Таксономия

үзгәртү

Androsace L., 1753, Sp. Pl. : 142

Тишмәнут ыругы Арчанчәчәклеләр (Ericales) тәртибенең Нәүрүзгөлчәләр (Primulaceae) семьялыгына карый. Әлеге тәртип Астеридлар → Суперастеридлар → Эвдикоталар → Чәчәкле үсемлекләр кладаларына керә.Калып:Таблица12221

Төрләр

үзгәртү

Кайбер төрләре:

Синонимнар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 3,2 [Проломник Тишмәнут] — ЗСЭ
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tishmnut Онлайн - энциклопедия Tatarica
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tishmnut Онлайн - энциклопедия Tatarica
  6. Проломник // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  7. А. И. Галимзянов, Словарь-справочник по флоре Татарстана, Казань, 2010

Әдәбият

үзгәртү
  • Шишкин Б. К., Бобров Е. Г., Овчинников П. Н. Род Проломник — Androsace L. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1952. — Т. 18 / ред. тома Б. К. Шишкин, Е. Г. Бобров. — С. 217—242. — 802 с. — 3000 экз.

Сылтамалар

үзгәртү