Тимур Закирҗанов
Тимур Закирҗанов, Тимур Рәис улы Закирҗанов (Тимур Раисович Закирзянов; 1971 елның 21 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― 2019 елдан Хант-Манси автономияле округы – Юграның Урай шәһәре башлыгы (мэр), «Бердәм Россия» партиясенең Урай шәһәре җирле бүлеге секретаре[1].
Тимур Закирҗанов | |
---|---|
Урай шәһәре башлыгы (мэр) | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 12 ноябре | |
Аңа кадәр | Алексей Иванов |
Шәхси мәгълүмат | |
Ватандашлык | ССРБ→ РФ |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем |
Мәскәү дәүләт социаль университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1971 елның 21 апрелендә Казанда туган. 1993 елда Лениногорск нефть техникумын «техник-электрик» белгечлеге буенча, 2006 елда Урал дәүләт техник университетының (2010 елдан Россиянең беренче Президенты Б. Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты составында) Энергетика институтының электр приводы һәм сәнәгать җайланмаларын автоматлаштыру кафедрасын «Электр приводы һәм сәнәгать җайланмалары һәм технологик комплексларның автоматикасы» белгечлеге буенча, Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Җитәкче кадрларның һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү тармак-ара институтының (рус. МИПК РЭА им. Г. В. Плеханова) Бизнес белән идарә итү факультетында «Стратегик менеджмент» белгечлеге буенча белемен арттырган (2009).
Хезмәт юлы
үзгәртү1987―1988 елларда Лениногорск агрегат-механика заводында механик җыю эшләре слесаре өйрәнчеге;
1988―1989 елларда Бөтенсоюз «Союзнефтеавтоматика» берләшмәсенең уку-курс комбинатында 3нче разрядлы электромонтер;
1989―1991 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән;
1991 елда Лениногорск приборлар заводында тәэмин итү агенты; 1991 елда 4нче төзелеш-монтаж тресты күчмә механизацияләнгән колоннасында 2нче разрядлы балта остасы;
1992―1993 елларда Лениногорск приборлар заводында 3нче разрядлы электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер;
1993―2008 елларда «Урайнефтегаз» җитештерү берләшмәсенең «Урайэнергонефть» электр челтәрләрен һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү идарәсендә эшли. 1993 елда Убинка вахта бистәсендә 3нче разрядлы электромонтер булып урнаша. Вахтадан соң гаиләсе янына Лениногорскига кайтып йөри. 1995 елдан гаиләсе белән Урайда даими яши. 9нчы челтәр районы өлкән мастеры, аннары башлык итеп күтәрәләр[2].
2008―2019 елларда «Лукойл-Энергосети» ҖЧҖ Көнбатыш Себер төбәк идарәсе «Урайэнергонефть» сервис үзәгендә релейлы саклау, автоматика һәм телемеханика җитештерү участогының әйдәп баручы инженеры, ПТО башлыгы, Сервис үзәге башлыгы.
2016―2019 елларда Урай шәһәре Думасының 6нчы чакырылыш депутаты. 2019 елның 12 ноябрендә Урай шәһәре башлыгы итеп билгеләнгән[3]. Вәкаләтләре вакыты: 5 ел (2019 ― 2024 еллар)[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәте (2015 ел).
Шәхси тормышы
үзгәртү1991 елда өйләнгән[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Закирзянов Тимур Раисович. hmao.er.ru
- ↑ 2,0 2,1 Ольга Ступак. Тридцать лет и три года. 2023 елның 30 май көнендә архивланган. Газета «Знамя», 17.03.2023(рус.)
- ↑ Глава города Урай. 2024 елның 29 февраль көнендә архивланган. Урай.ру
- ↑ Закирзянов Тимур Раисович.(үле сылтама) Единый официальный сайт госорганов ХМАО
Сылтамалар
үзгәртү- Глава города Урай. 2024 елның 29 февраль көнендә архивланган. Урай.ру
- Закирзянов Тимур Раисович.(үле сылтама) Урай.ру