Тимербай — татар балалар уены.

Тимербай
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнәләр. Арадан берәүне уртага чыгаралар. Түгәрәктәге балалар хор белән такмаклап әйләнәләр:

Тимербайның биш баласы,
Бар да матур, күз карасы;
Агым суда коендылар,
Ап-ак итеп юындылар,
Өс-башларын киенделәр,
Рәхәтенә тиенделәр.
Тезелеп кайтып киттеләр,
Ашамадылар, эчмәделәр;
Бер-берсенә караштылар,
Менә шулай эшләделәр.

Такмак бетерер-бетермәс түгәрәктәге балалар йөрүдән туктыйлар. Шул арада уртадагы бала нинди дә булса берәр хәрәкәт ясый: тезләнә, утыра, җиргә ята яки кулларын артка куя һ. б. түгәрәктәге балалар аның кыланышларын шунда ук кабатларга тиешләр. Әгәр дә араларыннан берәрсе аныңча кылана алмаса, иптәшләреннән артка калса, аны уртага кертәләр һәм уен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү