Терский аты (рус. терская) — менге атлар токымы. Токымны 19211928 елларында Терский һәм Ставрополь ат заводларында стрелецк һәм гарәп аты токымнары нигезендә китереп чыгардылар. Токымда көнчыгыш (гарәп), төп һәм зур (калын) төрләре бар. Төсе күбесенчә бүз. Җилкә биеклеге 154, гәүдә кыек озынлыгы 154, күкрәк колачы 178, уч колачы 19,4 см. Күбесенчә иярле көенчә кулланыла. Иң яхшы йөгереклек: 1200 м — 1 мин 21,2 с; 2400 м — 2 мин 38,8 с; 3200 м — 3 мин 38 с. Токымны Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты төбәкләрендә үрчетәләр.

Терский аты

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.