Тверь өлкәсендә авиаһәлакәт (2023)

2023 елда Тверь өлкәсендә булган авиаһәлакәт

Тверь өлкәсендә Embraer Legacy 600 һәлакәте (рус. Авиакатастрофа Embraer Legacy 600 в Тверской области) ― 2023 елның 23 августында Россия Федерациясенең Тверь өлкәсендә булган авиаһәлакәт. Мәскәүдән Санкт-Петербургка очучы Embraer Legacy 600[d] шәхси очкычы һәлакәте нәтиҗәсендә ун кеше һәлак булган, шуларның өчесе ― экипаж әгъзасы. Һәлак булган пассажирлар арасында, Вагнер шәхси хәрби төркеме җитәкчесе Евгений Пригожин һәм аның баш ярдәмчесе Дмитрий Уткин[d] булган[1][2][3][4].

Тверь өлкәсендә
Embraer Legacy 600
һәлакәте

һәлакәткә очраган очкыч 2022 елның мартында
Гомуми мәгълүмат
Дата

23 август, 2023 ел

Вакыт

18:20 Мәскәү вакыты

Афәт төре

Идарә итүче очкычта җир белән бәрелешү

Урын

Россия, Тверь өлкәсе, Куженкино штб

Үлүчеләр

10

Очкыч
Очкыч төре

Embraer Legacy 600

Борт номеры

RA02795

Очып китү урыны

Мәскәү, Россия байрагы

Очып килү урыны

Санкт-Петербург, Россия байрагы

Юлчылар саны

10

Экипаж саны

3

Исән калганнар

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Тарих үзгәртү

23 август кичендә Тверь өлкәсендә Мәскәүдән Санкт-Петербургка очучы Embraer Legacy 600 бизнес-джеты һәлакәткә очрый[5].

Авария урынындагы мәетләрне табып, экспертизага җибәргәннәр. Визуаль яктан аларны танып булмаганлыктан, генетик экспертиза үткәрү планлаштырыла.

Flightradar24[d] хезмәте хисабына караганда, һәлакәткә очраган очкыч берничә тапкыр биеклеген югалта һәм җиргә егылып төшәр алдыннан яңадан күтәрелә. Flightradar24 хезмәте очкыч 6 км биеклектә булганда аннан иң соңгы мәгълүматны ала. Әлеге үзгәрешләр 32 секунд эчендә була[6][7].

27 августта һәлакәткә очраган очкычның барлык пассажирларының шәхесләре ачыкланган. Алар очыш битендә әйтелгән исемлеккә туры килә.

Тикшерү комитеты[d] ҖК[d] 263нче маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан (һава транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу). Тикшерү төрле версияләрне, шул исәптән «тышкы йогынты» турындагы аерсияне дә карый.

Реакция үзгәртү

Мәскәү Кремле һәлакәткә катнашы булуны кире каккан һәм фактларны көтәргә чакырган[8].

Россия Президенты Владимир Путин очкыч авариясендә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашкан[9]. Путин Пригожинны «талантлы, үзе өчен дә, уртак эш өчен дә нәтиҗәләргә ирешә белгән, әмма эшмәкәр тормышында җитди хаталары да булган бизнесмен» һәм «кыен язмышлы кеше» дип атаган[10].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү