Гыйләҗев Таһир Гыйләҗ улы 1939 елда Гыйләҗ абый һәм Майҗамал апа гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала үсәләр. Туган авылы Әтнәдән, туган туфрактан китми, 15 яшеннән колхозда эшли башлый. Күпкырлы хезмәт иясе – балта остасы, мичче, итек басучы, столяр, калайчы гомумән, ни тотса шуны эшли торган кеше. 1965 елда Таһир Гыйләҗевның “Әтнә халык театры”нда иҗат юлы башлана.

Таһир Гыйләҗев
Туган 1939(1939)
Әтнә авылы

Уйнаган рольләре үзгәртү

С.Шәкүров “Уракчы кызы”, 1967 ел - Исми карт Т.Гыйззәт “Шомлы көннәр”, 1968 ел - Басарый М.Әмир “Хөррият”, 1967-1968 еллар - карт “Гүзәлем”, 1973 ел А.Гыйләҗев “Биш бармакта – биш балдак”, 1985 ел – Зәһәр карт Т.Миннуллин “Нигез ташлары”, 1989 ел – төп роль Гарифулла карт (спектакльдә улы Илнур белән катнаша).