Таҗи Гыйззәтнең Алабуга чоры
Алабугада Таҗи Гыйззәт эзләре
Татар драматургиясенең классигы Таҗи Гыйззәт (1895-1955) Алабугага 1925 елда гаиләсе белән күчеп килә һәм татар педагогия техникумына хуҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Тиз арада хуҗалык эшләрен тәртипкә китереп, техникумда хор, музыка түгәрәкләрен, җәмәгатьчелек башлангычында драма түгәрәген оештыра. Өяздә артист һәм режиссёр булып танылган Таҗи татар театры өчен шәһәр җитәкчелеге тарафыннан аерым бина бирелүенә ирешә (Бу хәзерге Милиция мәктәбе). Әлеге театрның нигезен педагогия техникумы укытучылары һәм студентлары тәшкил итә. Алар арасында Таҗи Гыйззәтнең тормыш иптәше Мәликә ханым да була. Алабуга татар театры турындагы хәбәр якындагы Чаллы, Бондюг (хәзерге Менделеевск) шәһәрләренә дә барып ирешә, 1926 елның язында Таҗи Гыйззәт җитәкчелегендәге труппа әлеге шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри.
Алабугада 3 кенә ел яшәсә дә, Таҗи Гыйззәт биредә онытылмаслык эз калдыра. Бүгенге көндә Алабуганың бер урамы Таҗи Гыйззәт исемен йөртә, ә шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасында бердәнбер булган Таҗи Гыйззәт музее эшли.
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Мәкалә энциклопедик булмаган стильдә язылган яки татар теленең белешмә-энциклопедик нормаларына туры килмәгән эчтәлеккә ия. Мәкаләне Википедия стилистик тәртипләренә туры китерергә кирәк.
|