Таҗикстан Ислам үзәге

идарәче дини оешма (Таҗикстан)

Таҗикстан Республикасы Ислам үзәге (таҗ. Маркази исломии ҷумҳурии Тоҷикистон) ― Таҗикстанның ислам эшләре белән идарә итүче төп дини оешмасы. Штаб-фатиры ил башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә Шодмони урамында Ягъкуб Хаҗи мәчете(алм.) комплексында урнашкан [1][2]. Ислам үзәгенең югары органы ― Голәмәләр шурасы. 2010 елның октябреннән Таҗикстан Югары мөфтие, Таҗикстан Республикасы Голәмәләр шурасы рәисе һәм Ислам үзәге рәисе, филология фәннәре докторы Сәидмукаррам Абдукодирзода(рус.) (1963 елгы). Дүшәнбедә Имам Әгъзәм Әбү-Хәнифә исмендәге Таҗикстан ислам институты гамәлдә.

Таҗикстан Республикасы Ислам үзәге
таҗ. Маркази исломии ҷумҳурии Тоҷикистон
Баш-фатир:

702545
Таҗикстан байрагы Таҗикстан
Дүшәнбе, Шодмони ур., 58

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Голәмәләр шурасы рәисе

югары мөфти Сәидмукаррам Абдукодирзода

Нигезләү
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте таркалу

1991 ел

shuroiulamo.tj

Тарих үзгәртү

 
Ислам үзәге урнашкан Ягъкуб Хаҗи мәчете комплексы

СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра.

1988 елда Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Иордания университетының шәригать факультетын тәмамлаган (1987), Ташкент ислам институтында фикһ һәм хәдис укытучысы булып эшләгән Хаҗи Әкбәр Турәҗанзадәне(рус.) (1954 елгы) Дүшәнбегә, Таҗикстан ССР Казыят идарәсе (мөселманнарның Диния нәзарәте) рәисе итеп җибәрә. Хаҗи Әкбәр Турәҗанзадә «Казый-калян» (Югары казый) титулында нәзарәт рәисе булып 1988-1998 елларда эшли. 1998 елда Югары казый титулы бетерелгән.

Ислам партиясе үзгәртү

1991 елның 26 октябрендә узган оештыру корылтаенда Таҗикстан Ислам Яңарышы партиясе төзелә. Әлеге фирка СССР таркалганнан бирле һәм 2015 елның 29 сентябренә кадәр Советлардан соңгы Урта Азиядә һәм Советлардан соң барлыкка килгән бөтен яңа дәүләтләр территориясендә рәсми һәм легаль рәвештә эш иткән бердәнбер ислам партиясе булып тора. 2015 елга кадәр Таҗикстан халыкара мөнәсәбәтләрдә рәсми Ислам партиясе гамәлдә булган ил буларак үрнәк итеп куелса, 2015 елның 29 сентябреннән партия Таҗикстан Республикасы Югары суды тарафыннан «Террорчылык Һәм экстремистлык оешмасы» дип таныла һәм республиканың бөтен территориясендә тыела. Аны шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасына һәм Күмәк хәвефсезлек турында шартнамә оешмасына(рус.) керүче илләрдә террорчылык оешмасы дип игълан итәләр [3].

Дәүләт контроле үзгәртү

2007 елда Таҗикстан хакимияте дини эшчәнлек алып барырга рөхсәте (лицензиясе) булмаган мәчетләрне ябу һәм җимерү эшен башлый, бер ай эчендә йөз мәчетнең эше туктала [4]. Мәчетләр дини белем бирүгә һәм мәдрәсә ачуга бары тик дәүләт лицензиясе булганда гына хокуклы.

2008 елда Таҗикстан Республикасы Президенты каршында Ислам белеме үзәге (таҗ. Маркази исломшиносӣ дар назди Президенти Ҷумҳурии Тоҷикистон) төзелгән[5].

2009 елда Таҗикстан парламенты «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» закон кабул итә.

2014 елның маенда Таҗикстан Республикасы Ислам үзәге үзенең рәсми сайтын эшләтә башлый: Shuroiulamo.tj 2022 елның 11 май көнендә архивланган.. Сайтта Ислам үзәге эшчәнлеге белән бәйле барлык яңалыклар турында мәгълүмат, фәтвалар урнаштырыла. [6].

1966 елда Таҗикстанда теркәлгән нибары 18 мәчет исәпләнсә, 2014 елда 3424 мәчет булган, шул исәптән 344 җәмигъ һәм 40 үзәк җәмигъ мәчете. 2014 елдан мәчет имамнары дәүләттән хезмәт хакы ала. Илнең мөселман руханилары дәүләт хакимиятенең каты контролендә тора. [7].

2016 елдан Таҗикстанда барлык шәхси дини уку йортлары (мәдрәсәләр) тыелган.

Югары мөфтиләр үзгәртү

  • 1988―1998 елларда ― казый-калян Хаҗи Әкбәр Турәҗанзадә
  • 1998―2010 елларда ― Аманулла Нематзадә
  • 2010 елның октябреннән ― Сәидмукаррам Абдукодирзадә [8]. Илдә дин тотучыларның бер өлеше (Хаҗи Әкбәр Турәҗанзадә яклылар) Сәидмукаррам Абдулкодирзадәне тәнкыйтьләп, аның мөфти вазыйфасында булу легитимлыгын шик астына куя. Илдә күпләр Саидмукаррам Абдулкодирзода илнең югары мөфтие булырга тиеш түгел, дип һәм аны «җайлашучы» һәм хакимияткә артык лояль кеше дип саный.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү