Таш дәвере

(Таш гасыр битеннән юнәлтелде)

Таш дәвере яки Таш гасыры — кешелек тарихында иң борынгы мәдәни-тарихи чор. Бу дәвердә төп хезмәт кораллары таштан ясалган (агач һәм сөяк шулай ук кулланылган). Таш дәвере барышында физик яктан хәзерге заман тибындагы кеше формалаша. Борынгы кешеләрнең баштагы ватаннары — Африка һәм Көньяк Азиядән Европа һәм Төньяк Азия киңлекләренә таралу процессы актив бара.

Төрле таш кораллары

Таш дәверендә кеше ут табарга, кием-салым тегәргә, торак төзергә өйрәнә. Дәвер ахырына таба кеше җәнлек аулаудан, балык тотудан, азыкка яраклы нәрсәләр җыюдан игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүгә күчә.

Галимнәр тарафыннан Таш дәвере 3 чорга бүленә:

Шулай ук кайберәүләр энеолитны (бакыр дәвере) аерып чыгалар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Солтанбәков Б.Ф. «Татарстан тарихы». Казан: ТаРИХ, 2001.