Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы

(Татсовнархоз битеннән юнәлтелде)

Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы (рус. Совет народного хозяйства Татарской АССР, Татсовнархоз) ― ТАССРның халык хуҗалыгы белән идарә итү органы.

Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы
Нигезләнү датасы 19 февраль 1918 һәм 22 май 1957
Гамәлдән чыгу датасы 6 апрель 1932 һәм 26 декабрь 1962

1920 дә 1918 дә барлыкка килгән Казан губерна халык хуҗалыгы советын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килә. Башта сәнәгать оешмаларын дәүләт милекнә алу, завод-фабрикаларны тергезү, сәнәгәть җитештергәннәрне бүлеп бирү, трестлар һәм сәүдә оешмалары белән җитәкчелек итү, һ.б. эшләрне башкарган. 1920-елларның азаганда яңа сәнәгать предприятияләрен төзү, аларны файдалануга тапшыру белән шөгыльләнгән.

РСФСР ХХСына, ТАССР ҮБКга һәм ТАССР ХКСына буйсынган. 1932 дә бетерелә.[1]

1957 дә яңадан оештырылып, 1962 дә Урта Идел ХХСына кертелеп бетерелә.[2][1]

Рәисләре: Самуил Брауде (1918-1919), Михаил Рошаль (1919-1921), Сериков В. (1921-1922), Евгений Забицкий (1922-1924), Анатолий Злобин (1924), Михаил Мансырев (Фәйзулла Мансуров, 1924), Генрих Дукальский (1925-1927), Яков Щербинин (1927), Исмәгыйль Болгаков (1927-1929), Гали Ганиев (1929), Андрей Терский (1929-1930), Юрий Паперный (1930-1932); Алексей Шмарев (1957-1960), Сергей Князев (1960-1963).[1]

Искәрмәләр

үзгәртү