Татар халкының милли аяк киемнәре
Татар халкының милли аяк киемнәре — татар халкында таралган аяк киемнәре.
Татар халкының үзенең милли киемнәре, баш киемнәре булган кебек, аларның милли аяк киемнәре дә бар. Алар арасында читекләр һәм чабаталар яратып кулланыла.
Читек
үзгәртүОзын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре – читек. «Читек» сүзе «чигелгән итек» мәгънәсеннән алынган икән. Рус шагыйрьләре читекләрне Казан итекләре дип тә йөргәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында дан тоткан. Читекләрнең исеме мода башкаласы Парижга кадәр барып җиткән. Германия музеенда да читекләр татар символы булып тора. Гадәттә, алар – төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр кияргә яратканнар. Читекләрне ир-егетләр дә, хатын-кызлар да кигәннәр. Ирләр читеге кара күннән, йомшак итеп тегелгән. Яшь хатыннар һәм кызлар биек үкчәле чигүле читекләр киергә яраткан. Татар халкы чуар, ачык төсләр яраткан, шуңа да читекләрнең бизәлеше дә үзенчәлекле. Аларда үсемлек орнаменты өстенлек итә.
Борын-борын заманнарда безнең әби-бабаларыбыз менә шундый читекләрне, шулай ук кәвешләрне,чүәкләрне, башмакларны бик яратып кигәннәр. Алтын куллы осталарыбызның каймалап, чәмчәләп теккән затлы сыйфатлы читекләре башка халыклар арасында да зур дан казанган. Шушы читекләр һәр гаиләдә әби- бабайлардан буыннан-буынга күчеп гасырлар аша безгә килеп җиткән.[1]
Чабата
үзгәртүТатар халкы кигән аяк киемнәренең тагын бер төре – чабата. Чабата татарларның юкә кабыгыннан үрелеп эшләнгән төп аяк киеме булып саналган. Башка халыкларның чабаталары белән чагыштырганда, татарларның чабаталары иң уңайлы аяк киеме булып саналган, чөнки аның уңын сулын аерып торасы булмаган, кайсы аякка кисәң дә яраган. Чабата ярлыларның аяк киеме булып саналган. Бай тормышлы һәрбер татар кешесе чабатаны күн аяк киеменә, ягъни читеккә алыштыру ягын караган. [2]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүТатарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0