Татар орфоэпиясе
Татар орфоэпиясе — татар телендә нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләрнең җыелмасы.
Татар милли әдәби телендә әйтелеш нормалары тел формалашу һәм үсеш дәвамында урнашалар, XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тәмамланалар[1]. Татар теленең орфоэпиясе урта диалектның казан арты сөйләшенә нигезләнгән дип санала[2]. Казан күп гасырлар буе татар халкының мәдәни, сәяси үзәге булып килгән, шуңа күрә казан татарларының сөйләше башкалар өчен үрнәк булып килгән.
1905 елгы инкыйлабтан соң татар әдәби әйтелеше кагыйдәләре турында җитди уйланулар башлана. Татар матбугаты зур үсеш ала, уртак нормалар кирәк була. Бәхәс озак еллар дәвам итә. Татар милли әдәби теле гомумхалык нормаларына нигезләнеп үсә.
Татар теленең орфоэпик нормалары түбәндәге принципларга корылган:
- Орфоэпия гомумхалык телендәге әйтелеш нормаларына нигезләнә.
- Теге яки бу нормаларның, сүзләрнең әдәбиятта беркетелгән булулары һәм эстетик көчле булуы кирәк.
- Әдәби тел орфографисендә морфологик нигездә язылыш нормалары орфоэпиядә дә саклана.
- Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләр әйтелешләре рус орфоэпиясе нормаларына охшаш була. Искәрмә: борынгы үзгәргән алынмалар.
Хәзерге татар орфоэпиясе гадиләшү юнәлешендә хәрәкәт итә.
Әдәбият
үзгәртү- Җәләй Л. Татар теленең орфоэпик нигезләре.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 13 б.
- Йосыпов Р.А, Икетеллелек һәм сөйләм культурасы.— Казан: 2003.
- Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.— Казан: ТаРИХ, 2001.
- Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.
- Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфоэпик сүзлеге.— Чаллы: 1995.
- Хангилдин В. Татар теленең орфоэпик нормалар мәсьәләсе. // «Совет мәктәбе», 1941, №5.
Чыганаклар
үзгәртү- Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.