Орфоэ́пия (бор. грек. ορθος — дөрес һәм бор. грек. έπος — сөйләм) — нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләр җыелмасын тәшкил иткән фонетика бүлеге. Язганда орфографик кагыйдәләрнең һәр кеше өчен уртак булуы кирәк булса, сөйләм телендә шул ук максатларда әйтелеш кагыйдәләрнең уртаклыгы кирәк.

Телдә орфоэпия кагыйдәләре һәм унификация барлыкка килсен өчен түбәндәге шартлар булуы кирәк:

  • Камил әдәби тел булуы.
  • Бердәм телнең диалектлары булуы.
  • Диалектларның әдәби тел нормаларына тәэсир итүе.

Татар орфоэпиясе үзгәртү

Төп мәкалә: Татар орфоэпиясе

Татар милли әдәби телендә әйтелеш нормалары тел формалашу һәм үсеш дәвамында урнашалар, XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тәмамланалар[1]. Татар теленең орфоэпиясе урта диалектның казан арты сөйләшенә нигезләнгән дип санала[2]. Казан күп гасырлар буе татар халкының мәдәни, сәяси үзәге булып килгән, шуңа күрә казан татарларының сөйләше башкалар өчен үрнәк булып килгән.

1905 елгы инкыйлабтан соң татар әдәби әйтелеше кагыйдәләре турында җитди уйланулар башлана. Татар матбугаты зур үсеш ала, уртак нормалар кирәк була. Бәхәс озак еллар дәвам итә. Татар милли әдәби теле гомумхалык нормаларына нигезләнеп үсә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.
  2. Җәләй Л. Татар теленең орфоэпик нигезләре.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 13 б.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.