Татар ашлары йорты

Татар ашлары йорты
 Татар ашлары йорты Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

«ТАЙ» (Татар ашлары йорты) рус телендә «ДТК» (Дом Татарской Кулинарии) буларак, бервакытта да рәсми рәвештә татарчалап «ТАЙ» дип язмадылар). Әлеге туклану йорты борынгы йортта (Бауман урамы, 31) 1957 елда ачылды. Подвал өлешен санамаганда, ул вакытта әлеге бина берьярым катлы булып санала иде,

"ТАЙ"ны ачарга кем рөхсәт бирде үзгәртү

1957-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә еомитетының беренче секретаре (Совет чорында республика белән идарә итүче беренче кеше) булып Игънатьев Семен Денисович эшләгән. Ул чордагы илбашлыгы Н.Хрущевның илдә “җепшеллек” булдыру нәтиҗәсендә татар халкы үзенең брендларын торгыза башлый. Милли үзаңның үсеше күзәтелә. Казан вузларында абитуриентлар өчен рус теле урынына татар теленнән сочинение язу рөхсәт ителә. Татар группалары барлыкка килә. Нәкъ менә шушы шаукым йогынтасында Казанда беренче татар ашлары йорты буларак кафе “Чишмә” барлыкка килә. Игънатьевның татарларга мондый ирек бирүе Мәскәүгә ошамый. Татарстанга “беренче” итеп Ф.Ә.Табеев билгеләнә.

Кафе "Чишмә" үзгәртү

1957-1967 елларда, татар ашлары йортына керү ишеге Бауман һәм Астрономия урамнары чатына карап тора. Ишек өстендәге элмә тактага Кафе «Чишмә» дип язылган. 1960 елларда “Чишмә” элмә тактасын алып, Бауман урамы ягындагы тәрәзәләре өстенә зур итеп «АШХАНӘ» дип язылган яңа элмә такта куйдылар. Бауман урамында гына түгел, гомумән тулаем алганда моңарчы Казанда «АШХАНӘ» дип язылган элмә такталы туклану ноктасы юк, барысы да «СТОЛОВАЯ» гына иде. Үзара сөйләшкәндә, татарлар «ашханәгә барабыз», дисәләр бу нәкъ менә Татар ашлары йортына бару ткрында сөйләшү иде.

"Ашханә" чорындагы истәлекләр үзгәртү

«АШХАНӘ» икәнен һәркем яхшы тоемлады. «АШХАНӘ»гә, алда әйткәнемчә, почмактагы ишектән керүгә, баскыч аска алып төшә. Сул якта чишенү бүлеге, ягъни «гардероб». Гардеробтан борылып кире киләсең һәм беренче каттагы залга күтәреләсең. Залның подвал өлешендә кулинария цехы урнашкан. “Бу цехта минем авылдашым Хәтимә апа да эшләде. Мин авылга кайтканда, аның янына чүпрә сорарга керә идем. Заманы шул, сатуда юк. Хәтимә апа да чәлдереп алмады, мин бәясен түли идем”. (Р.З. истәлегеннән)

"Ашханә"дә татар халык ашлары белән хезмәт күрсәтү үзгәртү

Туклану залының биеклеге дә әллә ни зур түгел, әмма җанга сихри рәхәтлек бирә торган иде. Башта кассадан талоннар сатып аласы, аннары өстәл артына утырасы. Официант апалар зур-зур поднослар күтәреп, аш ташыйлар. Яшел төскә буялган ул подносларга бик матур итеп эре-эре татар орнаментыннан торган бизәкләр төшерелгән. Әнә шул бизәкле подносларга төяп, официанткалар безгә ашлар алып килә. Ашлары үтә дә ләззәтле: токмачлы тавык ашы, гөбәдия, вак бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, кош теле, катламлы кабартма, лимонлы чәй...

"Ашханә"нең үзенчәлеге үзгәртү

Чын татар ашлары! «Бу ашханә кухнясына дуңгыз итен бөтенләй кертмиләр, суны чишмәдән алып кайталар”, – дип әйтә иде Хәтимә апа. Ул елларда урамдагы “столавая”лар буфетында вино һәм аракы бүлеп сатыла. Кем 100 грамм, кем 50 яки 200 граммны стаканга салып, ашау өстәленә алып килү гадәте бар иде. Алардан аермалы буларак, ашханәдә мондый әйбер тыелган. Буфетта исерткеч сату юк, үзең белән алып керергә дә ярамый.

"Ашханә"дә туклану бәясе үзгәртү

Ашханәдә туклану бәяләре нинди булды дип сорарсыз. 1961 елда Хрущев акча рәвешен үзгәртте. 10 сум 1 сумга калды. СССР таркалганчы, шул акча гамәлдә булды. Әмма ашау-эчү бәяләре бик әз генә булса да арта торды. 1961-65 елларда студентлар столаваенда итсез аш, бәрәңге белән кәтлит, ипи, чәй 35-40 тиенгә төшә. Итле аш, шул ук бәрәңге белән кәтлит, ипи, чәй урамдагы столавайларда 70-80 тиен торды. Ашханәдә исә тавык ите белән токмачлы аш, гөбәдия, лимонлы чәй, икмәк 1 сум - 1 сум 10 тиен тирәсе икәне хәтердә. «Казан», «Чулпан» рестораннарында исә кыздырган бәрәңге белән шницель 1 сум 30 тиен тирәсендә була, аш һәм чәй дә соратсаң, түләү 2 сумнан артып китә иде.

Чагыштырма бәяләр үзгәртү

Бәлки, ул чордагы хезмәт хаклары турында мәгълүмат бирү дә кызыклы булыр. Студент стипендиясе 22-26 сум. Техничкалар аена 45-50 сум ала (минималь хезмәт хакы). Укытучыныкы 80-140, инженерларныкы 120-130, уку йортлары профессорларыныкы 300 сумга кадәр булды. Ә ашханәгә журналистлар еш йөрде. Эш урыннары – Матбугат йорты да якын иде. Ул вакытта

"Ашханә"нең "Восток" күчеше чоры үзгәртү

1967 елда «АШХАНӘ»не яптылар. «АШХАНӘ» хезмәткәрләре «Кольцо»дагы балык кибете янәшәсендәге «Восток» ресторанына күчте. Чәчәкле подносларга тәмле татар ашлары төяп, теге апалар көндезге сәгатьләрдә монда хезмәт күрсәттеләр. Кичен бу зал ресторан ролен башкарды. Бер үк кухня һәм савыт-сабалар файдаланылганлыктан, биредә кухняга «дуңгыз ите кертмәү» кагыйдәсе югалды.

"ДТК" ачылу үзгәртү

1969 елда «АШХАНӘ»без урынында ул чорда бик модада булган тимер-бетоннан һәм пыяладан төзелгән татар ашлары йорты – «ДТК» пәйда булды. Керү урыны – зур пыяла ишекләре белән Астрономия урамы ягында. Турыдан-туры беренче катка керәсең. Икенче катта ресторан, банкет заллары. Беренче каттагы ашханә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү тәртибендә эшли. Пластик подносларга ризыкны үзең җыясың. Теге гүзәл поднослар да, «дуңгыз ите кертмәү» кагыйдәсе дә юкка чыккан. Зал зур, иркен, биек. Стеналарга керамикадан Сабан туе бизәкләре ясалган вак плитәләр беркетелгән. Бауман урамы ягы дивары тоташ диярлек пыяладан тора. Аңа капрон пәрдәләр эленгән. Залның түрендә зур күләмле автомат-уйнаткыч утыра.Грампластинкаларга яздырылган җырларны уйната. Бер җыр тәмамлангач, автомат ул пластинканы ала, аның урынына икенчесен куя. Әмма ничә кереп тә мин анда татар җырлары ишетә алмадым. Иң ямьсезе шул булды: кергәч тә сул якта зур буфет. Анда стаканга бүлеп аракы һәм вино саталар иде. Сәгать 10 га кадәр айнып бетмәгән исерекбашлар буфет янында көтеп торалар иде.

 
Татар ашлары йорты төзекләндергәннән соң

«Татар ашлары йорты» үзгәртү

(рус. Дом татарской кулинарии) Казан каласының Бауман урамындагы 31 нче йорты булып Казан шәһәр советы башкарма комитетының 1967 елның 3 гыйнвар көнендә чыккан карары нигезендә төзелә башлый һәм 1969 елны файдалануга тапшырыла. Ул татар ашлары рестораны сыйфатында 1997 елга кадәр эшли. «Татар ашлары йорты»ның беренче шеф-повары – мәшһүр Юныс Әхмәтҗанов.

1997 елны «Татар ашлары йорты» ябыла. Милли аш-су йорты 2002 елда төзекләндерелә башлый. Хәзер бинаның гомуми мәйданы - 5 149 кв. метрны тәшкил итә. 1нче катта - 2 казино залы, бар, Юныс Әхмәтҗанов музее, 2нче катта - 100 урынга исәпләнгән ресторан, шулай ук 20 һәм 6 кешелек банкет бүлмәләре урнашкан. 3 нче катында офислар урнашкан.

«Дворец впечатлений» үзгәртү

2023 елның 30 декабрендә, бер ел барган ремонттан соң, элекке «Татар ашлары йорты» бинасында «Дворец впечатлений» ачылган. Бинаны Архангельскиның элекке (2005―2008) мэры, бизнесмен, Казанның Бауман урамында берничә күңел ачу музеен тотучы Александр Донской[d] 160 миллион сумга сатып алган булган[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү