Татар Сайманы
Татар Сайманы – Сембер өлкәсе Николаевка районында урнашкан татар авылы. Поспеловка авыл советына карый. Янәшәдә – Бекшанка чокыры аша Чуаш Сайманы авылы урнашкан. 500 йорт бар.
Татар Сайманы | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Сембер өлкәсе |
Район | Николаевка районы |
Координатлар | 53°17'28.3"N, 47°7'34.3"E |
Авыл советы рәисе | Усман Мәһдиев |
Халык саны | 1261 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атамасы | Татарский Сайман |
Сыйфатлама үзгәртү
Берничә фермер хуҗалыгы бар. Авылда башка эш урыннары юк. Шуңа күрә күпчелек шәхси хуҗалыкларында терлек асрарга тырыша. Азык, утын әзерләү, тирес чыгару һ.б. хуҗалык эшләрендә Сайманлылар «Тып-тып» машиналар куллана. Тып-тып – ул 2-тактлы двигатель белән эшләүче көпчәкле транспорт чарасы. Кул астындагы материалдан җыела. Авыл буенча алар саны 300 якын.
Сайман урта мәктәбендә 172 бала укый (2012)[1]
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Мәхмүт Алмаев (1874-1907) — шагыйрь, журналист.
Искәрмәләр үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
- 1TV Жители одной из деревень Ульяновской области вручную собирают автомобили
- 5-tv Репортаж | В Ульяновской области соревнуются драндулеты(үле сылтама)
- МК: Жители Татарского Саймана стали автомагнатами