Татарстан яһүдләре

Татарстан яһүдләре (Татарстан еврейлары, яһүд. יְהוּדִים [йеhудим], идиш. ייִדן/אידן [й/идн], сеф. ג׳ודיוס [джудиос]) — яһүд халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Татарстан яһүдләре
яшәү җире

Татарстан

Теле

рус теле

Дине

яһүд дине

Бүтән халыкка керүе

яһүдләр

Яһүд дине гадәтләре буенча киенгән ир кеше

Таралышы үзгәртү

Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча республика халкында яһүдләрнең өлеше:

1926[1], % 1939[2], % 1959[3], % 1970[4], % 1979[5], % 1989[6], % 2002[7], % 2010, %
0,16 0,21 0,36 0,25 0,20 0,09 0,07

Татарстан һәм Удмуртия яһүдләре катнаш төрки, фин-угыр һәм славян телле халык яши торган төбәктә оешкан ашкеназларның махсус территориаль төркемнәре. Ашкеназ яһүдләре Татарстан территориясендә 1830 нчы еллардан бирле яши. Башта Удмуртия һәм Татарстан яһүдләре 2 территориаль төркемгә бүленгән була: 1) Удмуртиядә һәм Татарстанның төньягында яшәүче удмурт яһүдләре; 2) татар яки Казан яһүдләре.[8] Алар идиш телендә сөйләшкәннәр.[8][9] Удмурт яһүдләре удмурт теле йогынтысы булган җирле идиш телендә сөйләшкәннәр, аның характерлы үзенчәлекләреннән берсе булып удмурт һәм татар алынмаларының саны торган.[8] одна из характерных особенностей которого является заметное количество удмуртских и татарских заимствований.[9][10][11]

1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстанда 7 меңнән артык яһүд яшәгән. 1990 елларда Израильгә репатриация ясала. Хәзерге вакытта Израильдә Татарстаннан 9 меңгә якын репатриант яши дип санала.[12]

Тарих үзгәртү

Яһүдләр Казанда 1827 елның 26 августында яһүдләргә рекрут хезмәте кертү турында император указыннан соң яши башлый.[13]

Указның гамәлдә булуы яһүд малайларын 12 яшьтән башлап, аларны кантонистлар мәктәбенә, шул исәптән Казан кантонистлар батальонына җибәрәләр. 1860-70 елларда Казанның еврей халкы ярлы һөнәрчеләрдән һәм Николаевка солдатларының нәселеннән тора. 19 гасыр ахырына шәһәрдә хәлле сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр — яһүдләр барлыкка килә. Яһүдләрнең кайбер эре сәнәгать предприятиеләре: Готлицер заводлары, Залма, урман кисү һәм Персон урман сәүдә складлары була. Яһүд интеллигенциясе вәкилләре саны арта.[13]

19 гасыр ахырына кадәр шәһәрдә рәсми рәвештә теркәлгән яһүд общинасы булмаган. 1897 елның 18 мартында гына яһүдләр аның каршындагы хуҗалык идарәсе белән гыйбадәт йорты урнаштырырга рөхсәт ала. Еврей общинасы теркәлә. Әмма хакимият төзегән төрле чикләр аркасында, яһүд гыйбадәт йорты 1915 елның 12 мартында гына ачыла, ә моңа кадәр община дини хезмәтләр өчен шәхси йорт арендалый. Беренче бөтендөнья сугышы ахырында Б.Нцити (1870-1944) Казан раввины була, 1944 елда Б.Столов аны алмаштыра (1960 еллар уртасында үлә).[13]

1861 елда шәһәрдә 184 яһүд яши, күпчелек һөнәрчеләр һәм гаиләләре белән оставкадагы солдатлар. 1897 елга Казанда яһүдләр саны 1467 кешегә кадәр арткан (халыкның якынча 1% ы). 1905 елның октябрендә шәһәрдә янгын чыга. 1926 елда шәһәрдә 4156 яһүд яши (халыкның 2,3% ы). 1929 елда синагога ябыла. 1962 елга кадәр шәһәрдә синагога ябылганнан соң, рәсми рәвештә рөхсәт ителгән миньяннар җыела әле. Еврей зираты була, ә 1960 еллар уртасына кадәр хевра каддиша эшли. Индустриализация елларында Казанның яһүд халкы үсә бара, ә икенче бөтендөнья сугышы чорында качаклар хисабына арта, аларның бер өлеше сугыштан соң шәһәрдә урнашкан.[13]

1970 елда Казанда сигез меңгә якын яһүд яши.[13]

Мәдәният үзгәртү

1989 елда Бөтенроссия мәдәният фондының Татар бүлеге каршындагы «Менора» яһүд мәдәнияте клубы оештырыла, 1993 елдан ул Казанның «Менора»мәдәни үзәге дип атала. Дини община 1990 елның мартында, озак көрәштән соң, общинага элеккеге гыйбадәт йорты бинасын кайтаралар, анда күп еллар дәвамында укытучы йорты урнашкан була. Ремонттан соң 1996 елның декабрендә Казан синагогасы ачыла.[13]

1991 елдан Казанда еврей агентлыгы филиалы эшли. Белем бирүнең төрле учреждениеләре эшли: 1995 елдан якшәмбе мәктәбе, 1998 елдан — 12 нче урта еврей мәктәбе; 2000 елдан — ОРТ үзәге (директоры С. Вайнер), яһүд балалар бакчасы (директоры Людмила Шеина). 1997 елның июнендә «Хесед Моше» яһүдләр иҗтимагый-хәйрия үзәге рәсми рәвештә теркәлә, 1990 еллар ахырында аннан ике меңгә якын кеше ярдәм ала. 1994 елдан — «Маккаби» җәмгыяте, 1994 елның ноябреннән - «Алтын яшь» («Золотой возраст») клубы эшли башлый. Казанда яһүд тормышы белән иҗтимагый совет (рәисе Л.Сон) җитәкчелек итә, ул попечительләр советы (рәисе Ю. Плинер) тарафыннан контрольдә тотыла. Казан яһүдләр җәмгыятенең раввины булып И. Горелик тора.«Хесед Моше» (мөхәррире М.Лившиц) газетасы чыга.[13]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Всесоюзная перепись населения 1926 года
  2. Всесоюзная перепись населения 1939 года
  3. Всесоюзная перепись населения 1959 года
  4. Всесоюзная перепись населения 1970 года
  5. Всесоюзная перепись населения 1979 года
  6. Всесоюзная перепись населения 1989 года
  7. Всероссийская перепись населения 2002 года
  8. 8,0 8,1 8,2 Altyntsev A.V., «The Concept of Love in Ashkenazim of Udmurtia and Tatarstan», Nauka Udmurtii. 2013. № 4 (66), p. 131. (Алтынцев А. В., «Чувство любви в понимании евреев-ашкенази Удмуртии и Татарстана». Наука Удмуртии. 2013. № 4. С. 131: Комментарии.)
  9. 9,0 9,1 Goldberg-Altyntsev A.V., «A short ethnographic overview of the Ashkenazic Jews' group in Alnashsky District of Udmurt Republic». 2020 елның 7 август көнендә архивланган. Die Sammlung der wissenschaftlichen Arbeiten der jungen jüdischen Wissenschaftler. Herausgegeben von Artur Katz, Yumi Matsuda und Alexander Grinberg. München, Dachau, 2015. S. 51.(İnglizçä)
  10. Altyntsev A.V., «The Concept of Love in Ashkenazim of Udmurtia and Tatarstan», Nauka Udmurtii. 2013. № 4 (66), p. 132. (Алтынцев А. В., «Чувство любви в понимании евреев-ашкенази Удмуртии и Татарстана». Наука Удмуртии. 2013. № 4. С. 132: Комментарии.)
  11. Goldberg-Altyntsev A.V., «Some characteristics of the Jews in Alnashsky District of Udmurt Republic.» The youth. The creativity. The science. Edited by V. Cox, A. Katz and A. Greenberg. Trenton, 2014, p. 28. (גאלדבערג-אלטינצעוו א.ו., «. איניגע באזונדערהייטן פון די יידן אין אלנאשסקער רייאן פון ודמורטישע רעפובליק» The youth. The creativity. The science. = Die Jugend. Die Kreativität. Die Wissenschaft. = נוער. יצירתיות. מדע Edited by V. Cox, A. Katz and A. Greenberg. Trenton, 2014. P. 28.)
  12. Выходцы из Татарстана в Израиле, archived from the original on 2012-05-12, retrieved 2021-01-18 
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 13,5 13,6 Электронная еврейская энциклопедия (ЭЕЭ). КЕЭ, том: 4. 31–32 б. 1988—2005.

Әдәбият үзгәртү

  • Эльяшевич Д. А. Источниковедение истории евреев в России (К постановке вопроса) // История евреев в России. Проблемы источниковедения и историографии. — СПб., 1993. — С. 27—53.
  • Опарина Т. А. Иноземцы в России XVI—XVII веков. Очерки исторической биографии и генеалогии. Кн. 1. М., 2007. С. 316—334.
  • Законы о евреях. Систематический обзор действующих законоположений / Сост. Гимпельсон И. Я. Под ред. Брамсона М. Л. В 2-х тт. — СПб.: Изд. т-ва «Юриспруденция», 1914—1915. — 440+480 с.
  • Эльяшевич Д. А. Источниковедение истории евреев в России (К постановке вопроса) // История евреев в России. Проблемы источниковедения и историографии. — СПб., 1993. — С. 27—53.
  • Костырченко Г. В. Сталин против «космополитов». Власть и еврейская интеллигенция в СССР. — М.: Российская политическая энциклопедия, 2010. — 432 с. — ISBN 978-5-8243-1103-7.