Татарстан Президенты каршындагы Геральдика шурасы

Татарстан Президенты каршындагы Геральдика шурасыТатарстан Республикасында геральдика өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен тәэмин итү, Татарстан Республикасының рәсми символларын, дәүләт органнарын һәм җирле үзидарә органнарын, ведомство һәм башка бүләкләрне, аерымлык билгеләрен булдыру һәм куллану эшләрен геральдик тәэмин итүгә ярдәм итү максатларында 2002 елның 10 гыйнварындагы ПУ-21 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы[1] белән төзелгән Геральдия шурасы.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия шурасы эксперт-консультатив орган булып тора.

Төп бурычлары үзгәртү

Татарстан Республикасының рәсми символларын, Татарстан Республикасы шәһәрләрен һәм районнарын, җирле үзидарә гамәлгә ашырыла торган территорияләрне, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарын төзү һәм алардан файдалану эшен геральдик тәэмин итү, байраклар һәм флаглар, дәүләт, ведомство бүләкләре һәм башка бүләкләр һәм аерымлык билгеләре булдыру;
рәсми символлар төзү һәм алардан файдалану өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ярдәм итү;
Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдия шурасы кушуы буенча геральдик тикшерүләр үткәрү;
геральдика мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары карарлары проектларын эшләүдә катнашу;
административ-территориаль берәмлекләрнең, җирле үзидарә гамәлгә ашырыла торган территорияләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең, оешмаларның рәсми символлары проектларына экспертиза уздыру;
Татарстан Республикасының дәүләт, территориаль символикасы, юридик затларның символикасы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне координацияләү;
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен геральдика мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәр эшләү, мәгълүмати материаллар һәм тәкъдимнәр әзерләү;
геральдика өлкәсендә федераль һәм халыкара тәҗрибәне өйрәнү.

Йөкләнгән бурычлар үзгәртү

Татарстан Республикасының рәсми символларыннан, территориаль символикадан һәм юридик затларның символикасыннан файдалануны билгеләнгән тәртиптә тикшереп тора;
тәкъдим ителә торган ведомство рәсми символларының мәҗбүри геральдик экспертизасын гамәлгә ашыра һәм алар турындагы нигезләмәләр проектларын карый;
иҗтимагый берләшмәләрнең дәүләт рәсми символларын (герблар, флаглар, байраклар, бүләкләүләр, аерымлык һәм аерымлык билгеләре) һәм геральдик билгеләрен теркәүне һәм исәпкә алуны үткәрә, билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының геральдик реестрын алып бара һәм Россия Федерациясенең Дәүләт геральдия регистрына теркәү өчен материаллар тапшыра.

Шура турында үзгәртү

Җитәкчесе - Рамил Хәйретдинов
Адресы:Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 74
Телефон номеры: 8 (843) 236-79-80 Электрон адрес: inist_kfu@mail.ru

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү