Тамерлан Ишмөхәммәдов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Тамерлан Ишмөхәммәдов (1919-1995) – гвардия өлкән лейтенанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1946).

Тамерлан Ишмөхәммәдов
Туу датасы 8 август 1919(1919-08-08)
Туу урыны Төмән өлкәсе, Яулытора районы, Аслана авылы
Үлем датасы 15 май 1995(1995-05-15) (75 яшь)
Үлем урыны Төмән
Иялек 43-нче авиа полк < 230-нче авиа дивизия < 4-нче авиа армия < 2-нче Белоруссия фронты
Гаскәр төре авиация
Дәрәҗә
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы — 1946Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
Кызыл Йолдыз ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1947
[[commons:Category: Tamerlan Ishmukhamedov Викиҗыентыкта|Тамерлан Ишмөхәммәдов]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Ишмөхәммәдов Тамерлан Кәрим улы 1919 елны хәзерге Төмән өлкәсенең Яулытора районы Аслана авылында дөньяга килгән. 1936 елда Свердловски татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлый. Туган авылында колхоз яшьләр мәктәбендә укыта.

Эшче-крестьян Кызыл Гаскәрендә. Ырынбур хәрби авиация училищесен (1940), офицерлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый (1943). 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (4 нче һава армиясенең 230 нчы штурм авиациясе дивизиясе), Көньяк, Төньяк Кавказ, Кавказ аръягы һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугыш ахырына кадәр 188 сугышчан очыш ясый, дошманның 60 тан артык орудиесен, 22 танкын, 49 автомашинасын, 9 бензин цистернасын, 14 вагонын, 5 дзотын, 6 катерын, һавада - 1, җирдә 14 самолётын, 7 кичүен юк итә. 1947 дән запаста. Төмән индустриаль институтында эшли. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1995 елның 5 маенда Төмәндә вафат булган.

2014 елда батыр истәлегенә туган җире Аслана авылында һәйкәл урнаштырылды.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү