Лебедева Тамара Павловна (22 март 1919, Тамбов28 апрель 1988, Томск) — совет театр актеры, РСФСР-ның халык артисты.

Тамара Лебедева
Туган 22 март 1919(1919-03-22)
Тамбу, РСФСР[d]
Үлгән 28 апрель 1988(1988-04-28) (69 яшь)
Тум, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре актёр

Биографиясе үзгәртү

Тамара Павел кызы Лебедева 1919 елның 22 мартында Тамбовта почта-телеграф хезмәткәре гаиләсендә туган. 1925 елда гаилә Воронежга күчеп килә. Мәктәп елларында мәктәпнең үзешчән түгәрәгендә катнаша. 1936 елдан — Пионерлар йортында, аннары Воронеж яшь тамашачылар театрында массовкада катнаша. 1937-1941 елларда Мәскәүдә Революция Театры (хәзер Маяковский театры) янындагы студияда (соңрак Мәскәү кала театр училищесы, МГТУ) укый. 1941-1943 елларда Ташкентта эвакуациядә Революция Театрында эшли, аннары кыска гына вакытка театры белән Мәскәүгә кайта. 1944-1946 елларда Якутск рус драма театрында чыгыш ясый, анда дистәләгән спектакльдә уйный.

1946-1988 елларда В. П. Чкалов исемендәге Томск драма театрында уйный, монда төп актриса була, 130 дан артык рольдә уйный. КПСС-ның район комитетына сайлана.

1988 елның 28 апрелендә вафат була, Томскида Көньяк зиратында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе — Павел Иван улы Чиненов (1884-1955), почта хезмәткәре, революцияга хәтле IV сыйныф дворяны дәрәҗәсе ала. Әнисе — Чиннова Екатерина Иван кызы (1887-1946). Бабасы — Чиненов Павел Павел улы(1911-2001), Томск индустриаль институтын тәмамлаган, баш инженер булып эшләгән, Томск политехник институты доценты була. Беренче ире — актёр Лебедев Вячеслав. Икенче ире — урман технологы Журавлев Борис Павел улы (1908-1985), 1951 елда өйләнешәләр. Кызы — Лебедева Ольга Борис кызы (1953), филология фәннәре докторы.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Театрда рольләре үзгәртү

  • «Московский характер» А. Софронов
  • «Ревизор» Н. В. Гоголь
  • «Гроза» А. Н. Островский
  • «Мария Стюарт» Шиллер
  • «Бесприданница» А. Н. Островский
  • «Странная миссис Сэвидж» Д. Патрик
  • «Мамаша Кураж и ее дети» Б. Брехт
  • «Миссис Пайпер ведет следствие» Дж. Поплуэлл
  • «Эшелон» М. Рощин
  • «Домик на окраине»
  • «Самые счастливые»
  • «Мы, нижеподписавшиеся»
  • «Птицы нашей молодости» И. Друцэ
  • «Прошлым летом в Чулимске»
  • «Ретро» А. Галина (реж. Феликс Григорьян)
  • «Клоп» В. Маяковский
  • «Из племени Кедра» А. Шелудяков
  • «На дне»
  • «Требуется лжец»
  • «Перстенёк» Паустовский әкияте буенча

Фильмография үзгәртү

  • 1971 — Мачеха (телеспектакль) — Анфиса Васильевна, Шураның әнисе
  • 1973 — Фитиль (выпуск № 132-05 «Сапожки») — модница

Хәтер үзгәртү

- 2004 елдан Томск драма театры музее Т. П. Лебедева исемен йөртә.

- Томск драма театрында «Премьеры сезона» фестивалдә Т. П. Лебедева исемендәге «Золотая кедровая ветвь» призы тапшырыла (2005 елдан алып).

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Тамара Павловна Лебедева (неопр.). Коллекции — Томск. История в лицах. Областная библиотека А. С. Пушкина. Дата обращения 20 января 2018.
  • Тамара Павловна Лебедева : биобиблиографический указатель. — Томск, 2009 (неопр.). Областная библиотека А. С. Пушкина. Дата обращения 20 января 2018.
  • Тамара Павловна Лебедева. Актриса на авансцене (неопр.). Земля Томская. Дата обращения 20 января 2018.
  • 22 марта ул исполнилось бы 90... (неопр.). В Омске. Новости.. Дата обращения 20 января 2018.
  • Жизнь Актрисы (неопр.). Красное знамя. Дата обращения 20 января 2018.