Талия Миңнуллина

Талия Илгиз кызы Миңнуллина (рус. Талия Минуллина яки рус. Минуллина Талия Ильгизовна, 1985 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятеның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән).

Талия Миңнуллина
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Вазыйфага керешкән
2014 елның 17 октябре
Туган 24 апрель 1985(1985-04-24) (38 яшь)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1985 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе Илгиз Миңнуллин РФ ФСБсының ТР буенча идарә башлыгы урынбасары, 2010 елга кадәр ТР буенча ФСКН(рус.) җитәкчесе булган[1]. Талия Илгиз кызы «Чит ил теле» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлаган (2007). MBA программасы буенча магистрлык курсын (Бөекбритания, 2013), Сколковода(рус.) һөнәри яңадан әзерләү программасын (2014, Мәскәү) үтә.

Хезмәт юлы үзгәртү

20072010 еллардаТатарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында (2007 елдан Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы): җыелма инвестицион эшчәнлек бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы киңәшчесе, бүлек мөдире.

20102012 еллардаТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында: квалификацияне күтәрү секторы мөдире, 20122014 елларда — дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең мөдире.

2014 елның 17 октябреннәнТатарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Талия Минуллина. Топ гглавных невест Татарстана. kazanfirst.ru, 07.03.2018(рус.)
  2. Миннуллина Талия Ильгизовна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)