Талак - (гарәп. الطلاق, «талак кылу, иреккә җибәрү» мәгънәсендәге «талакун» сүзеннән, аерылу) — исламда аерылышу. Талак кылучы ир талик дип, ә иреннән аерылган хатын талика дип атала. Митлак – талак кылучы.

Тәртибе үзгәртү

Аерылышу турында ир игълан итә, яки хатынының үтенече буенча шәригать хөкемдарлары карары хокуклы. Хатын белән аерылышырга теләгән ир-ат акылы камил, балигълык яшендә булырга тиеш, һәм ихтыяри аерылышуы шарт.

Талак гыйбарәсенең ир тарафыннан ничә тапкыр әйтелүенә карап, кире кайтарылышлы һәм кире кайтаргысыз талак төрләре булган.

Талак сүзен өч тапкыр кабатлаудан соң, талак кире кайтаргысыз булып исәпләнгән. Ләкин әлеге гыйбарәне куллануда гарәпләр нечкәлекләр уйлап чыгарганнар. Мәсәлән, «Синең муеныңда бау», «Алжир шәһәрендә ничә чирәп булса, мин синең белән шулар санынча аерылам» дип әйтү «өчле талак» исәбенә кертелгән, ә «Син минем хатыным түгел инде», «Син үз иркеңдә» дип әйтү бер тапкыр кабатланган гыйбарә булып исәпләнгән. «Син яртылаш аерылган һәм тагын өчтән бер өлешкә талак кылынган» дигән гыйбарә исә, мондагы өлешләрнең арифметик суммасы хәтта бер бөтенгә тулмаса да, ике тапкырлы талакка бәрабəр дип аңлатылган.

Ир белән хатынның аерылышуы хатын инициативасы белән эшләнгән очракта (хуль) никах яңартыла алмый. Бу вакытта хатын иренә, ул биргән мәһәрне кире кайтару өстенә, компенсация дә түләргә тиеш (гыйваз).

Бөтен мәзһәбләрдә дә, хатынның күреме килгән вакыт яки бала тапканнан соң кан килеп торганнанда (нифас) аерылышу тыела. Сөнниләрнең дүрт мәзһәбендә дә шушындый чакта хатыны белән аерылышу тыела (хәрам), әммә, шуңа карамастан, гамәлдә кала.

Шигыйларда аерылышу өчен ике шаһит каршында талак әйтү таләп ителә.

Чыганаклар үзгәртү