Тайра Лундгрен (швед. Tyra Lundgren, тулы исеме Carolina Tyra Lundgren; 18971979) — швед рәссамы һәм скульпторы; керамика һәм пыяла, шулай ук тукыма белән эшли.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция[2]
Туу датасы 9 гыйнвар 1897(1897-01-09)[3][4][5][…]
Туу урыны Хедвиг-Элеонора[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[3][4][5]
Үлем датасы 20 ноябрь 1979(1979-11-20)[3][5][6][…] (82 яшь)
Үлем урыны Энгелбрект[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[3][7][5]
Җирләнгән урыны Fide church[d][3]
Ата Джон Лундгрен[d][4][7]
Кардәш Гуннар Лундгрен[d][7]
Һөнәр төре сәнгатькәр, сынчы
Эш урыны Густавсберг (завод)[d][2]
Әлма-матер Констфак[d] һәм Королевское высшее художественное училище[d]
Укытучылары Андре Лот[d] һәм Антон Ханак[d]
Бүләкләр
медаль Литературы и искусств
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Авторлык хокуклары вәкиле reproduction right represented by CISAC-member[d][8][9]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d] һәм Национальная галерея Виктории[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Тайра Лундгрен Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Тайра Лундгрен 1897 елның 9 гыйнварында Стокгольмда ветеринария профессоры Джон Лундгрен һәм аның хатыны Эдит Оберг гаиләсендә туган.

Djursholms samskola мәктәбендә җиде ел укыганнан соң ул 1914-1918 елларда Стокгольмның Констфак сәнгать һәм дизайн мәктәбендә укый. 1918-1922 елларда Король сәнгатьләр академиясында, шулай ук Стокгольм шәһәрендә укый.[10] . 1920-1921 елларда Тайра Европага бара, Венада Антон Ханакта скульптурага һәм Парижда Андре Лотта сынлы сәнгатькә өйрәнә. Парижда ул шулай ук Гранд-Шомьер академиясенә йөри.

Сәнгатьле белем алып, Тайра Лундгрен Вранция һәм Италияда 1940 елга кадәр яши һәм эшли, шуннан соң, Икенче дөнья сугышы белән бәйле, Швециягә кайта.[11] . Штаттан тыш дизайнер сыйфатында күп кенә Европа керамика компанияләре һәм пыяла заводлары белән хезмәттәшлек итә. Швецияда S:t Eriks Lervarufabriker керамика остаханәсендә һәм Лидчелингның Lidköpings porslinsfabrik фарфор фабрикасында эшли, анда Эйнар Форсет белән бергә йорт өчен товарлар коллекциясен эшли. 1924-1937 елларда фин Arabia белән эшли, буш вакытларында Римга (1927-1930) һәм Парижга (1930-1939) бара. Туган иленә кайтып, Тайра Лундгрен Густавсберг фарфор фабрикасында үз студиясендә рәссам сыйфатында эшен дәвам итә, 1950 елга кадәр ул шунда эшли. Лундгрен шулай ук Стокгольмдагы чиркәү тукымасы буенча берничә эш башкара.

Күпчелек эшләре яндырылган керамикадан яки бронзадан эшләнгән. Лундгренның сын әсәрләренең төп темасы хайваннар, бигрәк тә кош сыннары аңа беренче танылу китерә. Швециядан тыш, аның сәнгать әсәрләре Европа һәм Төньяк Америка музейларында күрсәтелә. Готланд муниципалитетының Фиде авылында үз студиясы була, һәм ул үз картиналарының коллекциясен Готландның сәнгать музеена бүләк итә. 1950 елда Лундгрен Тайра Швециянең Әдәбият һәм сәнгать медале белән бүләкләнә.

Тайра Лундгрен 1979 елның 20 ноябрендә Стокгольм шәһәрендә вафат була.

Әдәбият үзгәртү

  • Ingrid Rosén. Fem tidiga glaskonstnärinnor: Betzy Ählström, Anna Boberg, Gerda Strömberg, Monica Bratt, Tyra Lundgren (1993). Stockholm: Carlsson. sid. 42-51. Libris länk. ISBN 91-7798-674-1.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 https://collection.nationalmuseum.se:443/eMP/eMuseumPlus?service=ExternalInterface&module=artist&objectId=3334&viewType=detailView
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Tyra C Lundgren — 1917.
  4. 4,0 4,1 4,2 Hedvig Eleonora kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, SE/SSA/0006/C I/36 (1895-1897), bildid: 00012313_00320, sida 324
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 yra Carolina Lundgren 1897-01-09 — 1979-11-20 Konstnär, formgivare, skribent
  6. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  7. 7,0 7,1 7,2 перепись населения Швеции 1900 годаRiksarkivet.
  8. DACS register
  9. ADAGP directory
  10. «Man är målarsugen och behöver ett ansikte» — en studie av Tyra Lundgrens självporträtt, artikel av Marika Bogren i Gotländskt arkiv 1992
  11. Tyra Lundgren — inte bara fåglar, artikel av Lena Sallander i Gotländskt arkiv 1991

Сылтамалар үзгәртү