Таз теле элек Россия Ерак Көнчыгышында Таз халкы тарафыннан сөйләшелә торган Төньяк-көчыгыш мандарин теленең (кытай теленең) диалекты.[1] Тунгус телләреннән берничә алынма сүз бар, әмма грамматикага тунгус теленең ачык күренә торган йогынтысы юк.
Таз теле аерым тел булып тормый. 1992 елда кайбер кытай кешеләре тазлардан женьшень сатып алганнар. Алар тәңгәл килгән рәвештә стандарт кытай телендә һәм таз телендә сөйләшкәннәр һәм бер-берсен аңлый алганнар. Алар аңлый алмаган нәрсә булып урын атамалары һәм иҗтимагый төшенчәләр булган.

Тарихы үзгәртү

Тазлар хань кытай иммигрантлары һәм асаба тунгус халкы кешеләренең катнаш гаилә токымнары. 19-ынчы гасырның башыннан уртасына кадәр Төньяк-көнчыгыш Кытайдан хань кытайлары Уссури бассеинына күчкәннәр һәм женьшень җыюда, балык тотуда һәм сунарда катнашканнар. Иммигрантлар күбесенчә ир кешеләр булган һәм алар асаба удэгей һәм нанай кызларына өйләнгән. Аларның теле грамматик яктан тулысынча кытай булып калып, Нанай һәм Удэгей теленнән кайбер алынма сүзләрне кабул иткән.[1] 400-сүзле сүзлек бар, әмма тел, шулай да, язу системасына ия түгел һәм тулысынча сөйләм теле булып кала.[2] 1880 елда телне бер мең кеше кулланган булган. 21-енче гасыр башына бары тик берничә өлкән кеше шул телдә сөйләшкән. 2002 ел бөтен-Россия халык санын алу барлык таз кешеләре ана теле итеп рус телен күрсәткән дип язып куйган. 2010 ел халык санын алу 274 таз кешесен тапкан, әмма таз телендә сөйләшүчеләрне тапмаган,[3] шуннан чыгып, таз теле, мөгаен, үле тел.

Өлге текстлар үзгәртү

Биредә кайбер таз теле гыйбарәләре исемлеге. Алар стандарт рус кириллица кытай язуында транскрипцияләнгән.

Бүген җылы. цзиэр1гэ нао3хуъ. jiērge nǎohu.
Төшке аш әзер. цзоу4фан4лэ. zòufànle. туры мәгънәдә: (ул) пешерелгән
Стакан су тулы / ?Күпме су салырга. стакан ман2суй3 / гао2дуо1сао1суй3. stakan mánsuǐ / gáoduōsāosuǐ. русча стакан сүзе кулланыла
Бу күлмәк синең өчен артык зур. цзе4цяъ4 йи1хан ни3 цуань1дэ да4. jièqià yīhan nǐ cuānde dà. туры мәгънәдә: син аны артык зур итеп киясең
Ике гаилә. лян2цзя4 йин3 / лян2цзя4 йин3цзя liángjiàyǐn / liángjià yǐnjia
Минем бүген җитәрлек акчам юк. во3 цзиэр4гэ цянь2 бу2дэгоу4 сы3хуаъ. wǒ jièrge qián búdegòu sǐhua.
Кил, безгә кушыл. лэй2ба, цуанмэйр2ба. léiba, cuangméirba.
Монда ут булган. цзе1ли ци2лэ хуо2лэ. jiēli qíle huóle.
Син монда нишлисең, син эшемне бүлдерәсең. ни2 дэй3цзяр4 лэй2 ганъ4 хан2ма. ни3 дан4 во3 гань4хуо2.

ní děijiàr léi gàn hánma. nǐ dàng wǒ gànhuó.

Язуда чагылдыру үзгәртү

Таз теленең язуы юк, әмма кайвакыт ул кириллица белән чагылдырыла. [4]

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж З з
И и Й й К к Л л М м Н н О о П п Р р
С с Т т У у Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Ъ ъ
Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я Цз цз Юй юй Чж чж

Түбәндә өстәге кириллик хәрефләргә карый торган латин хәрефләре (И, Ы, Ь латин телендә барысы I, Ж, Р барысы R, әмма әйтелеше төрле; С, Ц S/X, C/Q итеп транскрипцияләнә).[5]

A a B b W w G g D d Ye ye Yo yo R r Z z
I i Y y K k L l M m N n O o P p S s
X x T t U u F f H h C c Q q Ch ch Sh sh
+ E e Yu yu Ya ya J j Ü ü Zh zh

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Tazy (ru). әлеге чыганактан 2020-11-16 архивланды. 2022-06-01 тикшерелгән.
  2. Lingvisty popytayutsya sokhranit yazyk tazov (ru) (2005-10-25).
  3. Natsionalny sostav naseleniya Rossiyskoy federatsii (ru) (XLS). әлеге чыганактан 2013-12-04 архивланды. 2022-06-01 тикшерелгән.
  4. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified (ru). 2019-11-02 тикшерелгән.
  5. архив күчермәсе (ru). әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2019-11-02 тикшерелгән.