Сөякле балыклар — сулы тирәлектә яши торган балыкларның иң зур төркеме (барлык балыкларның якынча 95 %96 % тәшкил итәләр). Сөякле балыклар парлы йөзгеч һәм борын тишегенә, эчке формалашкан скелетка ия.

Guiyu oneiros — калдыклары яхшы сакланган сөякле балыкларның иң борынгысы

Төзелеш үзгәртү

Бу балыкларның формалары озынча, боҗрасыман, торпедасыман, яфраксыман, елансыман булырга мөмкин. Эволюция нәтиҗәсендә алар суда яшәүгә кимерчәкле балыкларга караганда яхшырак җайлашканнар.

Отрядларга бүленеше үзгәртү

Мәрсинсыманнар (Сөякле- кимерчәкле балыклар) отряды үзгәртү

Мәрсинсыманнар (Сөякле- кимерчәкле балыклар) отряды — аз санлы сөякле-кимерчәкле скелетка ия хордалы балыклар. Алар озынча тәнле, йөзү куыгына, ике пар мыекчыкка ия, ләкин тешләре юк. Умыртка да юк, аның урынына — хорда. Иң борынгы вәкиле Юра периоды вакытына карый.

Мәрсинсыманнар бары тик Төньяк ярымшар диңгезләрендә яшиләр, үрчү өчен төче сулы зур елгаларга керәләр. Кечкенә маймычлар азрак үсә төшкәч, диңгезгә су агымнары белән йөзеп чыгалар. Азык буларак бу балыклар моллюсклар, суалчаннар, бөҗәк личинкаларын кулланалар.

Мәрсин балыкларның уылдыгы да, үзләре дә витаминнарга бай һәм тәмле ризык булып саналалар.

Сельдсыманнар отряды үзгәртү

Сельдсыманнар — озынча тәнгә ия булган, ялтырап торган ак төсле корсаклы, тән озынлыгы 5 см-дан алып м-га кадәр җиткән сөякле балыклар. Аларның йөзү куышлыгы баш сөягенә таба чыккан үсентеләргә ия.

Мәрсинсыманнар кебек үк диңгездә яшәп, төче сулы елгаларда үрчиләр, ләкин сирәк кенә булса да, бары тик төче суда гына яшәүче төрләр дә очрый.

Планктон, ваграк балыклар, умырткасызлар белән тукланалар.

Сельдсыманнарны да ризык буларак кулланалар.

Сөләйман балыксыманнар отряды үзгәртү

Сөләймансыманнар отряды — кыяфәте белән сельдсыманнарга охшаган сөякле балыклар отряды. Аларның үрчү рәвеше дә сельдсыманнар кебек үк.

Бу отрядның иң зур вәкиле — тунец балыгы. Аның озынлыгы метрга, ә авырлыгы 300 кг-га кадәр җитәргә мөмкин. Аның каны гемоглобинга бай. Шунлыктан ул бердәнбер җылы канлы балык булып тора.

Сөйләйман балыкларын махсус балык хуҗалыгында үрчетәләр. Аларның барысының да ите дә, уылдыгы югары бәяләнә.

Карпсыманнар отряды үзгәртү

Карпсыманнар отряды вәкилләре вебер аппаратына ия, йөзү куыгы эчәклек белән тоташкан. Карпсыманнар күбесенчә төче сулыкларда яшиләр, алар сөякле балыкларның 15 % тәшкил итәләр.

Карпсыманнар арасында ерткычлар да, үсемлекләр белән тукланучылар да, катнаш туклануга ия булганнар да бар.

Ерткычлар рәтеннән пираньяларны һәм электр еланбалыгын аерып күрсәтәләр. Алар икесе дә кешеләр өчен дә куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Беренчесе — вак, күп санлы үткен тешләре, ә икенчесе — 0,75 А көчендәге 350 В көчәнешле электр тогы белән.

Россия сулыкларында 110-га якын карпсыманнар отряды вәкиле бар. Аларның барысы да промысел буларак әһәмияткә ия.

Алабугасыманнар отряды үзгәртү

Алабугасыманнар отряды — төр составы буенча иң күп санлы төркеме (2248 төр). Бөтен Җир шары буенча таралган.

Алабугасыманнарның үзенчәлеге — очлы чәнечкеле ике арка йөзгече булу. Йөзү куыгы кайбер төрләрдә юк, булганнарында эчәклек белән тоташмаган. Барлык сөякле балыклар кебек үк, саңакларының капкачы бар. Озынлыклары 1 см-дан алып 5 м-га кадәр була.

Алабугасыманнарның күпчелеге ашарга яраклы, ләкин отрядның балыкчылык өчен иң кирәкле төре — алабуга балыгы.

Ике төрле сулаучылар үзгәртү

Хәзерге көндә ике төрле сулаучы балыклар өссыйныфының бары бер генә отряды билгеле, ул да булса — мөгезтешлеләр.

Башка балыклардан аермалы буларак, бу балыклар үпкә белән дә, саңак белән дә сулый алалар. Австралия мөгезтешенең бер генә үпкәсе, ә калган 5 төр ике төрле сулаучыларныкы — икәү.

Ике төрле сулаучылар акрын агымлы, тирән булмаган Африка, Көньяк Америка, Австралия елгаларында яшиләр.

Чыганаклар үзгәртү

В. В. Латюшин, В. А. Шапкин, Биология: Хайваннар. 7 сыйныф [русчадан Г. С. Хафизова тәрҗемәсе]. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017