Сәяхәтче татар халык уены.

Сәяхәтче
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
бүлмә

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен бүлмәдә уйнала.

Иң беренче үткенрәк кешеләрдән «сәяхәтче» сайлап куела. Калган уйнаучылар утыралар. Бары тик «сәяхәтче» генә бүлмә уртасында басып тора. Ул үзенең сәяхәте турында сөйли һәм укучыларның әле берсенә, әле икенчесенә бармак белән төртеп күрсәтә. «Сәяхәтче» күрсәткән кешеләр шул минутта ук торырга һәм кирәкле сүзне әйтеп кире утырырга тиеш.

Мәсәлән, уйнаучылар тарафыннан «Тукайның тормышы» дигән тема алынган, ди. «Сәяхәтче» үзенең хикәясен: «Мин, Казан губернасы буйлап сәяхәт кылып йөргәндә, бөек Тукайны очраттым. Бу ул үскән авылда иде», — дип башлый һәм уйнаучының берсенә төртеп күрсәтә. Күрсәтелгән кеше «Кырлай» дип әйтергә тиеш. Шуннан соң сәяхәтче үзенең хикәясен дәвам итеп берәрсеннән: «Хәзер ул авыл ничек дип атала әле?» — дип сорый. Уйнаучылардан икенче берәү «Тукай-Кырлай» дип җавап бирә. Шушы рәвештә Тукайның тормышындагы мөһим вакыйгалар турындагы хикәя дәвам иттерелә.

Сорау бирелгәндә яки төртеп күрсәткәндә җавап бирә алмаган балалар уеннан чыга барып, иң соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була һәм икенче уенда аны «сәяхәтче» итеп куялар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.