Сәрәтә
Сәрәтә (лат. Cicuta L., 1753[1][2]), су балтырганы — чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан су буйларында үсә торган күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Сәрәтә | |
Халыкара фәнни исем | Cicuta L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | чатыр чәчәклеләр |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2605[6] |
PAEnflowered taxon URL | paenflowered.org/apgii/apiales/apiaceae/cicuta |
Сәрәтә Викиҗыентыкта |
Таралуы
үзгәртү10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.
ТР территориясендә бер төре – агулы су балтырганы (C. virosa) бар. Барлык районнарда да очрый. Сазлыклы болыннарда, торфлы һәм күрәнле сазлыкларда, кечкенә култык буйларында үсә.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү60-120 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы вертикаль, камераларында аркылы бусагалар белән бүленгән. Сабагы куыш, туры, кабыргалы. Яфраклары икешәр яки өчәр каурыйсыман. Чәчәкләре вак, ак, катлаулы чатырга җыйналган. Җимеше – яссы кабыргалы йомры ике орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.
Үсемлекнең барлык өлешләрендә цикутотоксин – сумалалы матдә бар, ул исә йорт хайваннарында һәм кешедә көчле, еш кына үлемгә китерүче (буылып үләләр) агулану китереп чыгара.[7].
Мәдәнияттә
үзгәртүБалтырган (Халык җыры)
Кешеләр ди бара, әй, печәнгә,
Әйдә бездә барыйк әле, печәнгә.
Су буенда балтырган,
Чәчәк атмый калдырган шул.
Узган чакта керми калма,
Кадер итми калдырмам шул.
Инде менә безгә туры килә,
Үзебезгә җырлап әле биергә.
Француз яулык киштә дә,
Сатыладыр бистәдә шул.
Сезнең белән очрашулар
Юк иде әле истә дә шул.
Ураккайлар урдым, учлар учлап,
Чүмәләләр куйдым әле ниргәләп.
Ары узсаң да кер туган,
Бире узсаң да кер туган шул.
Атың армас, туның тузмас,
Исәнлекне бел туган шул!
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ 4,0 4,1 Norwegian Biodiversity Information Centre
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 55(2) / мөхәррир Ш. Жэньхуа, Ш. Мэнлань — 1985.
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/subaltyrgany