Сәрдә үләне
Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул антиоксидант буларак, сөт бизендә шеш барлыкка килү куркынычыннан саклый. Сәрдәнең тискәре йогынтысы юк. Ул мастопатия, гипертония, йөрәк җиткелексезлеге, атеросклероз булганда ярдәм итә, подагра һәм буын авырулары белән интеккәндә файдалы. Тоз алмашын нормага сала. Болардан кала ул авыртуны басучы, яра төзәлүгә булышучы, сидек куучы, ялкынсынуга каршы көрәшүче, кан туктатучы чара буларак кулланыла. Авитаминоз, атеросклероз, йөрәк җиткелексезлеге булганда, 1 аш кашыгы вакланган сәрдә үләнен ашар алдыннан кабып куярга киңәш ителә. Шуны ук салатларга да өстәргә ярый. Төнәтмә әзерләп, 1/3 стакан күләмендә ашарга ярты сәгать кала эчәргә була. Төнәтмәне болай ясыйлар. 2 аш ка шыгы вакланган чи үләнгә 1,5 стакан кайнар су салырга кирәк. Төнәтмә әзер булгач, сыгып сөзәләр. Полиартрит, подагра, ревматизм, артрит авырулары булганда, чи сәрдә белән дәваланалар. 4 кашык үләнне ярты литр кайнар суга салып, сүрән утта 3 минут тотарга һәм 2 сәгать төнәтеп сөзәргә.
Сәрдә үләне | |
Халыкара фәнни исем | Aegopodium L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | силдиричәләр[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=230[6] |
Сәрдә үләне Викиҗыентыкта |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Norwegian Biodiversity Information Centre
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе