Сәмих Сайгынер (1964 елның 12 ноябре, Адапазары, Төркия), шулай ук «Mr. Magic» һәм «Төрек принцы» кушаматлары астында танылган — профессиональ төрек бильярдчысы, дөнья чемпионы.

Сәмих Сайгынер
Туган телдә исем төр. Semih Saygıner
Туган 12 ноябрь 1964(1964-11-12)[1] (59 яшь)
Адапазары, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре билиярдис

 Сәмих Сайгынер Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Сәмих Сайгынер 1964 елның 12 ноябрендә Төркиянең төньяк-көнбатышындагы Адапазары шәһәрендә тегүче гаиләсендә туа. 14 яшендә ул автоһәлакәттә әти-әнисен югалткан, шуннан соң мәктәптә укуын өзәргә мәҗбүр булган һәм индустриаль һөнәри лицейга электрикка укырга кергән. Әмма психологик проблемалар аркасында укуын тәмамламый һәм бильярд уены белән мавыгып китә. 1981 елда 17 яшьтә беренче тапкыр Истанбул чемпионатында катнаша, анда беренче урын ала. Акча эшләү өчен оешмада өлкән абыйсы-инженер белән эшли. Армиядә хезмәт иткәннән соң Истанбулның бильярд салоннарының берсенә эшкә урнаша. 1988 елда беренче тапкыр Төркиядә узган халыкара бильярд турнирында катнаша[2].

1991 елда ул Берлинда German Open турнирында 9 нчы урынны алган. 1993 елда Берлинда узган дөнья чемпионатында ул бакыр медаль яулый.

2003 елда өч ян як карамбол буенча дөнья чемпионатында җиңү һәм 2005 елда Бөтендөнья уеннарында өч ян як карамболда бакыр медаль яулаган. Моннан тыш, ул 1999 елда өч ян як карамбол буенча Европа чемпионы, 2000 һәм 2006 елларда Европа вице-чемпионы була. 2008 елда AGIPI Billiard Masters беренче турнирында ул 3 нче урынны ала. 2003 һәм 2004 елларда ул Тайфун Ташдемир белән бергә өч ян як карамбол буенча дөнья команда чемпионатында җиңә.

Сайгынер шулай ук сәнгать бильярд остасы буларак танылган. Ул тамашачылар алдында еш чыгыш ясый, бу чыгышлар телевидение аша күрсәтелә.

Шәхси тормыш үзгәртү

1995 елда Төркиянең бильярд Федерациясе әгъзасы Айген Веркка өйләнә, әмма аларның никахы озакка бармый[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ČSFD — 2001.
  2. 2,0 2,1 Великие тюрки — 26(үле сылтама) // TRT

Сылтамалар үзгәртү