Сәмигулла Хәбибуллин

Сәмигулла Хәбибуллин (1900, Богырыслан өязе, Самар губернасы, Россия империясебилгесез, СССР) — партия эшлеклесе. 1919-23 тә Кызыл Әрмедә. 1923-28 дә Самар губернасының Богырыслан өязендә: 1923-24 тә Әсәкәй авыл советы рәисе, 1924-25 тә РКП(б)ның Солтангол вулыс комитеты секретаре, партиянең өяз комитетында пропагандист, инструктор. 1929-30 елларда Урта Идел өлкәсенең Байтуган районы башкармасында: инструктор, рәис. 1934-37 дә Иске Кулаткы районында ВКП(б) комитеты рәисе. 1937 дә кулга алына, 1938 дә 10 елга хөкем ителә. 1940 та вакытыннан алдан иреккә чыгарыла. Алдагы язмышы билгесез.

Туу датасы 1900
Туу урыны Богырыслан өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлем датасы билгесез
Үлем урыны СССР
Активлык урыны Әсәкәй, Байтуган (Камышлы районы) һәм Иске Кулаткы