Сәлим (Сәлимҗан) Талипов, Сәлим (Сәлимҗан) Билал улы Талипов (апрель 1906, Лаклы, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе1951 елдан иртә түгел) — агроном-икътисадчы, административ-хуҗалык эшлеклесе.[2] 1920-елларда туган авылында: комсомол эшендә, авыл шурасы рәисе. 1931-1933 һәм 1936-1940 елларда СССР игенчелек халык комиссариатында: агроном-икътисадчы (1931-1933), сектор башлыгы (1936-1940). 1934-1935 елларда Кырым АССРның Җанкөй районы совхозларының берсендә агроном. 1935-1936 елларда Калинин өлкәсендә агроном эшендә. 1940-1943 елларда Чиләбе өлкәсендә фирка эшендә. 1943-1948 елларда ТАССР игенчелек халык комиссары/ТАССР авыл хуҗалыгы министры. 1948 елдан СССР авыл хуҗалыгы һәм пахтачылык министрлыкларында, шуннан соң СССР Дәүләт планының авыл хуҗалыгы бүлегендә.

Сәлим Талипов
Туган апрель 1906
Лаклы, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1951 елдан иртә түгел
Яшәгән урын Мөштәри урамы[1]
Әлма-матер Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]

ТАССР (1947-1948) һәм РСФСР (1947-1951) Югары шуралары депутаты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В. Бурнашев, И. Вигалок, З. Якупова Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазань: Татарское книжное издательство, 1948.
  2. Татарский энциклопедический словарь. - Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.