Сёдзин рёри
Сёдзин рёри (япон телендә: 精進料理, «фикерләүне яхшыртучы кухня») — XIII гасырда дзэн мәктәбе сото нигезләүчесе Догэн тарафыннан барлыкка китерелгән япон Буддачылык вегетариан кухнясы. Буддачылык монах мохитендә тере мәхлукатларга зыян китермәү доктринасы (ахимса) йогынтысында һәм шуннан килеп чыгучы махаяна Буддачылыгы мәктәпләрендә таралган ит ашауны тыю белән бәйле рәвештә барлыкка килгән.
Иң элек сёдзин рёри Буддачылык монахлары дөньявилардан хәер буларак кабул ителгән яшелчәләр, кузаклылар һәм кыяклылардан әзерләнгән булган. Бу вегетариан кухняның әһәмиятле тәшкиләте булып үсемлек протеиннары белән бай соя ашамлыклар тора: тофу – соя эремчеге, абура-агэ – кыздырылган тофу, юба –нәзек элпә-күбек, натто – әчешкән ногыт борчагы. Шулай ук гөмбәләр, диңгез суүсемнәре, көнҗет, чикләвек, дөге кулланыла [1]. Ашамлыклар хайван килеп чыгышлы ингредиентсыз һәм “биш очлы тамырсыз” – сарымсаксыз, башлы сугансыз, лук-порейсыз, яшел сугансыз һәм шалот сугансыз (алар ярсу һәм җенси ярсыну барлыкка китертә дип уйланыла) [2]). Монах кухнясы калдыксыз булган. Мәсәлән, яшелчә бульоны башка ашамлыклар әзерләүдән калган кабык һәм кисеп алынган өлешләрдән пешерелгән булган[3]. Сёдзин рёри менюсы ел фасылына карап алышына торган булган. Яз көне аеруча игътибар барлыкка килгән үсентеләргә, җәй көне – яшел үсемлек һәм яфракларга, көз көне – җимеш һәм чикләвекләргә, кыш көне – организмны җылытучы тамырларга бирелгән булган[4].
Сёдзин рёри траур церемонияләре һәм Буддачылык ритуаллары вакытында бирелгән булган[4].
IX гасырда кытай чәй эчү йоласы япон Тэндай мәктәбе Буддачылык монастырьларында таралган[5]; XVI гасырда япон чәй церемониясе (тядо — «чәй юлы») классик кыяфәтенә ия булган[6]. Ач карынга «куе чәй» эчү зарарлы дип саналган. Шуңа күргән чәй эчү алдыннан «кайсэки» (сүзгә-сүз тәрҗемә «кайнар таш») аш казанын җылыткан, гади махсус сый килгән. Чәй алдыннан тәкъдим ителә торган кабымлыклар ассортименты монахлар дзэн-буддачылык монастырьларында әзерли торган вегетариан ашамлыклар тупланмасыннан килеп чыккан. Сыйлану процессы кунакларда чәй церемониясе өчен кирәк кәефне булдырырга тиеш булган[5][7]. Кайсэки сые ашамлыклар тупланмасы түбәндәге схема буенча ясалган булган: «бер аш — өч өстәмә ашамлык» (итидзю — сансай), соңгысы өч төрле булган: салатлар, нәрсәдер пешерелгән, кыздырылган ризык[8]. Шул вакытның традицион япон кухнясында “кыздырырга” (яку) фигыле май өстендә һәм эчендә түгел, ә хәзерге заманда грильдә, күмердә кыздыруга якын гамәлне аңлаткан[9].
Хәзерге заманда сёдзин рёрины “сокубо”да кунганда – кунакларны (шул исәптән туристларны да) төнгә кунарга кабул итә торган Буддачылык монастырьларында татып була.
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Симонова-Гудзенко Е. К. Пищевая культура // История японской культуры: учеб. пособие для вузов(рус.) / под ред. А. Н. Мещерякова. — М.: Наталис, 2011. — С. 326, 327. — 368 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-8062-0339-8.
- ↑ Гарри И. Е. Приложения / Догэн. "Записи годов Драгоценной Радости" ("Хокё-ки") / Примечание 2 (к С. 136) // Дзэн-буддийское миросозерцание Эйхэй Догэна(рус.) / под ред. д.филол.н. Т. П. Григорьевой. — М.: Восточная литература, 2003. — С. 138. — 208 с. — ISBN 5-02-018316-4.
- ↑ {{{башлык}}}(рус.) // Niponica. Тема номера: Здоровое питание в Японии : журнал, интернет-издание. — МИД Японии. — № 34. — С. 6-7. Архивировано из первоисточника 16 ноябрь 2023.
- ↑ 4,0 4,1 Симонова-Гудзенко Е. К. Пищевая культура // История японской культуры: учеб. пособие для вузов(рус.) / под ред. А. Н. Мещерякова. — М.: Наталис. — С. 327. — 368 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-8062-0339-8.
- ↑ 5,0 5,1 Симонова-Гудзенко Е. К. Пищевая культура // История японской культуры: учеб. пособие для вузов(рус.) / под ред. А. Н. Мещерякова. — М.: Наталис, 2011. — С. 337. — 368 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-8062-0339-8.
- ↑ Игнатович А. Н. Введение // Чайное действо(рус.) / под ред. В. В. Северской, Т. Т. Махаматова, под науч. ред. А. В. Кудряшова. — М.: Стилсервис, 2011. — С. 10. — 493 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-93712-011-3.
- ↑ Игнатович А. Н. Раздел V. Организация чайного действа // Чайное действо(рус.) / под ред. В. В. Северской, Т. Т. Махаматова, под науч. ред. А. В. Кудряшова. — М.: Стилсервис, 2011. — С. 327, 328. — 493 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-93712-011-3.
- ↑ Игнатович А. Н. Раздел V. Организация чайного действа // Чайное действо(рус.) / под ред. В. В. Северской, Т. Т. Махаматова, под науч. ред. А. В. Кудряшова. — М.: Стилсервис, 2011. — С. 328. — 493 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-93712-011-3.
- ↑ Симонова-Гудзенко Е. К. Пищевая культура // История японской культуры: учеб. пособие для вузов(рус.) / под ред. А. Н. Мещерякова. — М.: Наталис, 2011. — С. 340. — 368 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-8062-0339-8.
Әдәбият
үзгәртү- Saz-Peiró P., Del Ruste M. M., Saz-Tejero S. {{{башлык}}} // Medicina naturista / Departamento medicina, psiquiatria y dermatologia. Facultad de Medicina. Universidad de Zaragoza. Espana. — Vol. 7. — № 1. — С. 13—27. — ISSN 1576-3080.