Счет-фактура - сатыла торган әйберләр турындагы исәп-хисап документы; аңарда түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә: сатучы (әйберләрнең җибәрүче, подрядчы) һәм сатып алучы (әйберләр өчен түләүче) турында; килешүче якларның банк реквизитлары; әйберләнең атамасы, саны, төрләре, сыйфаты, кыйммәте һәм бәясе турында. Счет-фактура түләү документы булып исәпләнә алмый. Кулга акча бирми генә исәп-хисап ясаганда банкларга счет-фактура белән бергә түләү юлламасы (поручениесы) яки түләү таләбе бирелә. Аларны берничә данә итеп товар җибәрүче язып бирә.