Җантурина (Тәфкилева) Суфия Сәетгәрәй кызы (1874 - 28 декабря 1911) – морза, эре алпавыт, хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, Килем авылында ир һәм кыз балалар өчен мәктәпләр, туку остаханәсе ачучы.

Суфия Сәетгәрәй кызы Җантурина
Туган телдә исем Суфия Сәетгәрәй кызы Җантурина
Туган 1874(1874)
Үлгән 28 декабрь 1911(1911-12-28)
Истанбул, Госман империясе
Һөнәре иганәче
Җефет Сәлимгәрәй Җантүрин
Балалар

Җиһангир Сәлимгәрәй улы (16.10.1894-?)

Сара Сәлимгәрәй кызы (1899-1958)

Заирә Сәлимгәрәй кызы (1901-1944)
Ата-ана
  • Сәетгәрәй Тәфкилев (әти)
  • Хәдичә Арыслангали кызы Тәфкилева-Морадова (әни)

Биография үзгәртү

1874 елда танылган морзалар Тәфкилевләр гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе морза Морадов Арслангали кызы Хәдичә бикә. Әтисе мөфти Сәлимгәрәйнең агасы Сәетгәрәй Тәфкилев[1]. Яшь чагында әнисеннән милли тәрбия һәм төпле белем ала. Танылган сәясәтче һәм эре алпавыт Сәлимгәрәй Җантуринга кияүгә чыга. Бер-бер артлы балалары: Җиһангир, Сара һәм Заирә дөньяга килә. Ул балаларына үзе әнисеннән алган тәрбияне бирергә тырыша. Мөкаммәл дәрәҗәдә русча сөйләшә белсә дә, үз гаиләсендә татар телендә генә сөйләшә. Кыз балаларын рус мәктәпләренә бирми, чөнки рус мәктәпләрендә татар кызларына җитәрлек тәрбияне тапмый.

Шул еллардан ул татар милләтен һәм татар мәгарифен үстерү юлында үзенең хәйриячелек эшчәнлеген башлап җибәрә. Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бүздәк районына керә) Килем авылында ике катлы таш мәчет төзетә, ир һәм кыз балалар өчен мәктәпләр салдырып, аларга 5000 сум акча һәм 200 дисәтинә җирен вакыф итеп калдыра[2].

Авыл балаларына тормыш итәргә яраклы һөнәр өйрәтү теләге белән, авылларында сугуханә (туку остаханәсе) ача. Остаханәне ачар алдыннан, башта үзе Петербургка барып, 3 ай туку станогында эшләргә өйрәнү курсларында укый һәм 24 станок сатып алып кайтып[3], авылдагы кызларны өйрәтә башлый. Суфия бикәнең татар мәгарифе үсешенә керткән иң зур хезмәтләренең берсе – ул танылган “Мәдрәсәи Галия”гә иганәдер, мөгаен. Ул әлеге мәдрәсәгә бина төзетү өчен 18 000 сум акчасын иганә кыла. Моннан тыш, мәдрәсә шәкертләренә стипендия өчен 10 000 сум, аның китапханәсенә 500 сум васыять итеп калдыра.

Мөселман хатыннарының беренче хәйрия җәмгыяте - “Уфа мөселман ханымнар җәмгыяте”н оештыручыларның берсе.

Суфия бикә 37 яшендә кызамык авыруыннан вафат була. Истанбулда җирләнгән[4].

Чыганаклар үзгәртү

Нукайский. Мәрхүмә Суфия бикә // Вакыт, 1912, 6 гыйнвар.

Ш.Ә. Мәшһүр хатыннардан Суфия бикә һәм анасы // Сөембикә, 1916, №23, б.377-381.

Әдәбият үзгәртү

Биктимирова Т.А. Ил язмышын салып иңнәренә. – Казан: Алма-Лит, 2006.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ш.Ә. Мәшһүр хатыннардан Суфия бикә һәм анасы // Сөембикә, 1916, №23, б.377-381
  2. Нукайский. Мәрхүмә Суфия бикә // Вакыт, 1912, 6 гыйнвар
  3. Биктимирова Т.А. Ил язмышын салып иңнәренә. – Казан: Алма-Лит, 2006.
  4. Нукайский. Мәрхүмә Суфия бикә // Вакыт, 1912, 6 гыйнвар.