Стригольниклар
Стригольниклык (стрегольниклар, стрегольниклар тәгълимәте) — XIV гасырда Псковта барлыкка килгән һәм Новгородка таралган дини хәрәкәт; Урта гасыр Русендә яһүд дине белән беррәттән иң билгеле дин хәрәкәтләрнең берсе була. Православие чиркәү тарихчылары тарафыннан Рус чиркәвен бозу буларак карала. Стрегольниклар чиркәү иерархиясен инкяр итә, чиркәү вазифаларының сатылуына канәгатьсезлек белдерә.
Стригольниклар | |
Стрегольниклар махсус төркемнәргә берләшә, аларның башында остазлык тора һәм үз общиналарын булдыра. Төп идеологлар дип Карп белән Никита санала.
Тарихы
үзгәртүXIII гасырда православие руханилары арасында православиеда залимлык иткән явыз йола һәм холык-гадәтләрне ачып биргән кешеләр була. Ул заманның бәласе булып чиркәү вазифаларының сатылуы тора. Моны аеру өчен 1274 елда Владимир соборы билгеле хак түләүне — пошлина — кертә. Митрополит Кирилл явызлыкларга каршы чара күрә, әммә аны туктатмый. Ул барлык епархияләрдә да ул үзе митрополиядә алган кебек 7 гривень алу турында карар чыгара. XIV гасырның беренче чирегендә рус компилятив трактаты «Васфи» (грек. βλασφημία — ашату) төзелә, аның күп өлеше симонины фаш итүгә нигезләнә. Атамасы буенча фикер йөрткәндә, китапны руслашкан грек төзегән була. Ары китап симфониягә каршы көрәштә белешмә һәм булачак стрегольниклар өчен әсбаб булып китә. 1311 елда Тверь епискобы Андрей җитәкчелегендә рус руханилары симфониягә каршы баш күтәрә һәм, алдан Константинополь патриархына хат язып, митрополит Петрга каршы гаепләү белдерә. Патриарх Афанасий мәсьәләне хәл итәргә махсус кеше җибәрә, шул максаттан Переславль-Залесскийда җыен була. Эш Петр файдасына хәл ителә. Бу Тверь епискобы һәм аның яклыларны кәнәгатләндерми, чиркәү вазифаларын сатып алуга юл куелмау стрегольникларга юлны ача.
Шул ук вакытта алар, үз чиркәвеннән аерылып, үз чорлары епископларын һәм руханиларын чын пастырь дип танырга теләмәүләре аркасында рәсми чиркәүдән аерылып тора. Стригольникларда замандашларның күп кенә хәбәрләре сакланмаган.
Епископ Стефан Пермский, стрегольниклар мөхитендә епископлар да, дин әһелләре дә юк һәм алар белем бирү хокугына ия түгел, дип белдерә.
1429 елдан соң стрегольниклар елъязмаларда да, чиркәү документларында да телгә алынмый. Алар турында Иосиф Волоцкий гына «Просветитель» китабында телгә ала.
Стригольниклык турында сөйләүче барлык чыганаклар да алар турында начар фикердә. Авторларның барысы да православие дине вәкилләре, стригольникларга карата кискен тискәре карашта, һәм бу тикшеренүләрне кыенлаштыра.
Стрегольниклар гөнахлы руханиларны еретик дип игълан итеп, аларны аерырга карар итә. Алар өчен ярлы иерей фәрештә булып тора. Стефан Пермский сүз буенча, стрегольниклар чиркәүдә тәүбә итү урынына җиргә табынуны хуп күрә. Аның белдерүенчә, симония бар җирдә да күзәтелми, әммә аның турында стрегольниклар даими сөйләп торгач, ул киң таралу алган була. Стрегольниклар гыйбадәтханәгә йөрүне инкяр итә, үзләре аерым җыелышлар җыя, бозык иерейлардан җеназа укытудан баш тарта.
Чыганаклар
үзгәртү- Алексеев А. И. «Власфимия» // Православная энциклопедия. Том IX. — М.: Церковно-научный центр «Православная энциклопедия», 2005. — С. 116—117. — 752 с. — 39 000 экз. — ISBN 5-89572-015-3
- Алексеев А. И. Ересь стригольников: вольнодумцы или колдуны? (этимологический аспект) // Исследования по русской истории. Сборник статей к 65-летию профессора Фроянова И. Я. / Отв. ред. Пузанов В. В. — СПб.-Ижевск: Издательство Удмуртского университета, 2001. - С. 184—195.
- Алексеев А. И. О стригольничестве // Прошлое Новгорода и Новгородской земли. — Новгород: 1996. - С. 54—58.
- Алексеев А. И. К изучению ереси стригольников // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. 2004. - № 4 (18). - С. 22—34.
- Алексеев А. И. Стригольники: Обзор источников // Вестник церковной истории. 2012. — № 3/4 (27/28). — С. 151—203.
- Боцяновский В. Ф. Русские вольнодумцы XIV—XV вв. // Новое слово. — СПб., 1896. № 12. Сентябрь. - С. 153—173