Станислав Надежкин
Станислав Надежкин (4 ноябрь 1940 ел — 26 апрель 2020 ел) — галим-агроном. 1968-2013 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы, шул исәптән 1981-1989 елларда агрономия факультеты деканы, 1983-2012 елларда азык җитештерү кафедрасы мөдире. Халыкара аграр белем академиясе академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1995), профессор (1992). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2003).
Станислав Надежкин | |
---|---|
Туган | 4 ноябрь 1940 Бүздәк районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 26 апрель 2020 (79 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | агроном |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Биографиясе
үзгәртүНадежкин Станислав Наумович — 1940 елның 4 ноябрендә Башкорт АССРның Бүздәк районы Бүздәк игенчелек совхозы бүлекчәсе хәзерге Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Комсомол авылында туган.1964 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Миловка укыту-тәҗрибә хуҗалыгының орлыкчылык буенча агроном булып башлый.1968—2013 елларда Башкорт дәүләт аграр университетында : 1981—1989 елларда агрономия факультеты деканы, 1983—2012 елларда азык җитештерү кафедрасы мөдире вазифаларын башкара[1].Станислав Наумович күп еллар агрономия факультетының методик комиссиясенә җитәкчелек итә. Азык җитештерү мәсьәләләренә багышланган зона семинарларында, район конференцияләрендә күп тапкырлар чыгыш ясый. Фән үсешенә зур өлеш керткән өчен аңа «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде[2].
Фәнни эшмәкәрлеге һәм хезмәтләре
үзгәртүГалимнең гыйльми тикшеренүләре табигый һәм культуралы азык биләмәләрен кулланып мал азыклары җитештерүнең конвейер системасын булдыруга, мал азыгы культураларын интродукцияләү, мал азыгы культураларын (амарант, балтырган, көнчыгыш кәҗә үләне, топинсолнечник һ.б.) үстерүнең заманча технологияләре белән бәйле. 260-тан артык фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы[1].— Конвейерное производство кормов в Башкортостане. Уфа, 1999;— Бобовые травы в севообороте. Уфа, 2002 (автордаш);— Клевер луговой. Уфа, 2006 (автордаш).Авыл хуҗалыгы тармагының югары квалификацияле белгечләрен һәм галимнәрен әзерләгән, хәзерге вакытта Башкорт дәүләт аграр университетында аның укучылары : И. Ю. Кузнецов, Э. Р. Давытов, М. Ю. Саттаров, А. В. Вәлитовлар эшлиләр[2].
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2003).
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Надежкин Станислав Наумович // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- БашГАУ/Надежкин Станислав Наумович