Соломон Стам (21 ноябрь 1913(1913-11-21), Казан, Россия империясе — 2 июнь 2010, Мәскәү, Россия) — тарихчы, урта гасырларны өйрәнүче, тарих фәннәре докторы, Сарытау университетының атказанган профессоры. Мәктәп бетергәчтен ТАССР авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институтында укыган, аннары Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик унивеситетында тәрҗемәче булып эшләгән. Алман-совет сугышында катнашкан. Сугыштан соңгы еллардан 2000 елга кадәр - Сарытау дәүләт университетының урта гасырлар кафедрасында. Көнчыгыш Европа урта гасыр шәһәрен өйрәнү фәнни мәктәбенә нигез салучы. Яңарыш дәвере мәдәнияте буенча эре белгеч.

  1. 1,0 1,1 1,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. https://polit.ru/article/2009/09/18/ryzhkovskiy/
Соломон Стам
Туган 21 ноябрь 1913(1913-11-21)
Казан, Россия империясе
Үлгән 2 июнь 2010(2010-06-02) (96 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты[d]
Һөнәре тарихчы, медиевист, сәнгать белгече, университет профессоры
Эш бирүче Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: медиевистика[d][1], сәнгать белеме[d][1] һәм мөхәррирләү[d][1]
Эш урыны: Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче: Сергей Сказкин[2]