Солитон
Солитон — сызыксыз мохитта таралучы структур яктан тотрыклы ялгыз дулкын.
Солитон | |
Ачучы яки уйлап табучы | Рассел, Джон Скотт[d] |
---|---|
Ачыш датасы | 1834 |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Солитон Викиҗыентыкта |
Солитоннар үзләрен кисәкчекләр кебек тоталар (кисәкчексыман дулкын):
- бер-берсе белән яки кайбер башка буталчыклар белән тәэсир итешкәндә солитоннар таркалмыйлар структураларын үзгәрешсез саклап, хәрәкәтләрен дәвам итәләр. Бу үзлек мәгълүматны зур араларга тапшыру өчен файдаланыла ала.
- гармоник дулкыннардан аермалы буларак, классик солитоннар, энергия күчерүдән тыш, матдәне күчерә (үз хәрәкәте юнәлешендә чикләнгән ераклыкка күчү).
1834 елда Джон Рассел Эдинбург янында Юнион каналында ялгыз дулкын — «solitary wave» күзәтә һәм солитон атамасын бирә.
Солитоннарның матдәне күчерү үзлеген плазмада электр агымнарын кузгату һәм башлангыч Галәмдә матдәне һәм антиматдәне аеру механизмнарының берсе буларак файдаланырга тәкъдим ителгән.
Солитоннар төрләре:
- сыеклык өслегендә (табигатьтә табылган беренче солитоннар) кайчак цунами һәм бор дулкыннарын шундый дип саныйлар
- плазмадагы ионлы һәм магнитлы тавыш солитоннары
- катламлы сыеклыкта гравитацион солитоннар
- лазерның актив мохитендә кыска яктылык импульслары рәвешендәге солитоннар
- солитоннар сыйфатында нерв импульсларын карарга була
- сызыксыз-оптик материалларда солитоннар
- һава мохитендә солитоннар
Кортевег — де Фриз тигезләмәсе
үзгәртүКортевег — де Фриз тигезләмәсе — чишелештә солитоннар булуга юл куя торган иң гади һәм иң билгеле модельләрнең берсе:
- .
Бу тигезләмәнең мөмкин булган чишелешләреннән берсе булып ялгыз солитон тора:
биредә — солитон амплитудасы, — фаза. Солитон нигезенең нәтиҗәле киңлеге . Бу солитон тизлеге белән хәрәкәт итә.
Шрөдингер сызыксыз тигезләмәсе
үзгәртүПлазмада һәм сызыксыз оптикада электромагнит дулкыннары таралганда Шрөдингер сызыксыз тигезләмәсе кулланыла:
булганда ялгыз дулкыннар — солитоннар рөхсәт ителә:
биредә — кайбер даимиләр:
Әдәбият
үзгәртү- Абловиц М., Сигур Х. Солитоны и метод обратной задачи. — М.: Мир, 1987. — 480 с.
- Додд Р., Эйлбек Дж., Гиббон Дж., Моррис Х. Солитоны и нелинейные волновые уравнения. — М.: Мир, 1988. — 696 с.
- Захаров В. Е., Манаков С. В., Новиков С. П., Питаевский Л. П. Теория солитонов: Метод обратной задачи. — М.: Наука, 1980. — 320 с.
- Инфельд Э., Роуландс Дж. Нелинейные волны, солитоны и хаос. — М.: Физматлит, 2006. — 480 с.
- Лэм Дж. Л. Введение в теорию солитонов. — М.: Мир, 1983. — 294 с.
- Ньюэлл А. Солитоны в математике и физике. — М.: Мир, 1989. — 328 с.
- Ахмедиев Н. Н., Анкевич А. Солитоны. Нелинейные импульсы и пучки. — М.: Физматлит, 2003. — 304 с. — ISBN 5-9221-0344-X.
- Самарский А. А., Попов Ю. П. Разностные методы решения задач газовой динамики. — М.: URSS, 2004. — 424 с.
- Уизем Дж. Линейные и нелинейные волны. — М.: Мир, 1977. — 624 с.