Согда Хәкимова-Бакеева

Согда Зәки кызы Хәкимова-Бакеева (1903 - 1973, Казан), педагог.

Согда Хәкимова-Бакеева

Чирмешән мәктәбен тәмамлаган, Тәтеш шәһәрендә укытучылар курсларында белем алган. 1918 елдан туган авылында мәктәптә укыта, 1923 елда Чуваш АССРның Олы Бикшәшики авылы мәктәбенә күчерелә. 1924 елда танылган табиб Мурат Мозаевич Хәкимовка кияүгә чыга һәм Казанга күченә. М.Вахитов исемендәге үзәк Көнчыгыш китапханәсендә эшли. 1936 елда Казан медицина техникумын «фельдшер» белгечлеге буенча тәмамлый. Первомайский (хәзерге Чирмешән), Актаныш, Чистай шәһәрләре медицина учреждениеләрендә эшләде. Ире вафат булганнан соң, Яшел Үзән районының Карамалы Тау авылында фельдшер булып эшли башлый. Гомеренең соңгы елларын Казанда үткәргән. Аның белән аралашкан күренекле шәхесләр турында истәлекләр авторы (алар арасында аның абыйсы - күренекле шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш аерым урын алып тора).