Совет олау аты — олау атлары токымы. Токымны XX гасырның уртасында Советлар Берлегендә җирле җигем атлар һәм першерон, суффолк, арден, брабансон токымнары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә җирән һәм җирән бурлы, кайвакыт туры һәм туры бурлы. Айгырларның үлчәүләре: җилкә биеклеге 161–162, гәүдә кыек озынлыгы 169–170, күкрәк колачы 209–210, уч колачы 24–26 см. Бияләр бераз кечерәк. Күп эшли ала торган атлар. Иң зур тарту көче 888 кг. Сынауларда 22 991 кг авырлыгы белән 35 м ераклыкка узды. Күп сөт бирә торган бияләр, 5 мең кг кадәр сөт бирәләр. Эш атлары буларак һәм җирле атлары яхшырту өчен кулланыла. Ит һәм кымыз өчен асрауга өметле токым. Русиядә киң таралган.

Совет олау аты

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.