Бельгия гимны

(Брабансон битеннән юнәлтелде)

Брабансон (французча “La Brabançonne”, фламандча “De Brabançonne”, алманча “Das Lied von Brabant”) — Бельгиянең дәүләт гимны. Аның бүгенге сүзләре дә, көе дә 1830 елда, Бельгияне азат итү өчен көрәш (Бельгия инкыйлабы) барганда иҗат ителгән. Хәзерге заманда гимнның француз телендәге башлангыч шигыреннән бер генә куплет калган, ул тагын фламанд теленә һәм алман теленә дә тәрҗемә ителеп, 1921 елда рәсмиләштерелгән.[3] Бердәнбер куплетның валлон теленә тәрҗемәсе дә бар, ләкин ул рәсми дип саналмый. Гимн сүзләренең авторы — шул ук 1830 елда һәлак булган “Женневаль” кушаматлы инкыйлабчы Луи-Александр Деше (Louis-Alexandre Dechet), аның автордашлары дип Константин Роденбах (Constantin Rodenbach) һәм Шарль Рожье (Charles Rogier) санала. Музыкасы шул замандагы опера җырчысы, дирижёр һәм көйязар Франсуа ван Кампенһаутныкы (François Van Campenhout).

Бельгия гимны
Сурәт
Атама La Brabançonne
Дәүләт Бельгия
Жанр дәүләт гимны
Чыгыш иле Бельгия
Әсәр яки аның атамасы теле нидерланд теле, француз теле һәм алман теле
Чыгару датасы 1830
Көйязар Франсуа ван Кампенгаут[d][1][2]
Текст авторы Александр Деше[d] һәм Шарль Роже[d]
Тональлек си-бемоль мажор[d]
Беренче юл O dierbaar België, o heilig land der vaad'ren,, Noble Belgique, ô mère chérie, һәм O liebes Land, o Belgiens Erde,
Рәсми веб-сайт belgium.be/de/ueber_belgien/land/belgien_auf_einen_nenner_gebracht/symbolen/hymne(алм.), belgium.be/fr/la_belgique/connaitre_le_pays/la_belgique_en_bref/symboles/hymnes(фр.), belgium.be/nl/over_belgie/land/belgie_in_een_notendop/symbolen/hymnes(нид.) һәм belgium.be/en/about_belgium/country/belgium_in_nutshell/symbols/hymns(ингл.)
 Бельгия гимны Викиҗыентыкта
Франсуа ван Кампенһаут
1830 елда үзе язган шигырьне көрәштәшләренә укучы актёр Женневальнең шул заманда ясалган ташбасмасы (литографиясе)
“Брабансон”ны җырлаучы Франсуа ван Кампенһаутның шул заманда ясалган ташбасмасы (литографиясе)

Гимнның рәсми текстлары һәм тәрҗемәләре үзгәртү

Рәсми текстлар
Француз телендә Фламанд телендә Алман телендә
O Belgique, ô mère chérie,

A toi nos coeurs, à toi nos bras,

A toi notre sang, ô Patrie,

Nous le jurons tous, tu vivras.

Tu vivras toujours grande et belle,

Et ton invincible unité

Aura pour devise immortelle:

Le Roi, la Loi, la Liberté.

Aura pour devise immortelle:

Le Roi, la Loi, la Liberté,

Le Roi, la Loi, la Liberté,

Le Roi, la Loi, la Liberté.

O dierbaar Belgiё O heilig land der vaad’ren

Onze ziel en ons hart zijn u gewijd

Aanvaard ons kracht en het bloed van ons aadren

Wees ons doel in arbeid en in strijd

Bloei, o land, in eendracht niet te breken

Wees immer u zelf en ongeknecht

Het woord getrouw, dat ge onbevreesd moogt spreken

Voor Vorst, voor Vrijheid en voor Recht

Het woord getrouw, dat ge onbevreesd moogt spreken

Voor Vorst, voor Vrijheid en voor Recht

Voor Vorst, voor Vrijheid en voor Recht

Voor Vorst, voor Vrijheid en voor Recht

O liebes Land, o Belgiens Erde,

Dir unser Herz, Dir unsere Hand,

Dir unser Blut, dem Heimatherde,

Wir schwören's Dir, o Vaterland!

So blühe froh in voller Schöne,

Zu der die Freiheit Dich erzog,

Und fortan singen Deine Söhne:

Gesetz und König und die Freiheit hoch!

Und fortan singen Deine Söhne:

Gesetz und König und die Freiheit hoch!

Gesetz und König und die Freiheit hoch!

Gesetz und König und die Freiheit hoch!

Мәгънәви тәрҗемәләр
Француз теленнән Фламанд теленнән Алман теленнән
Әй Бельгия, газиз анабыз,

Сиңа йөрәкләребез, кулларыбыз,

Сиңа безнең каныбыз, әй Ватан,

Ант итәбез: син яшәячәксең.

Син һәрчак бөек һәм гүзәл булырсың,

Һәм синең какшамас бердәмлегең

Үлемсез өндәмә булып калачак:

Король, Кануннар, Азатлык.

Үлемсез өндәмә булып калачак:

Король, Кануннар, Азатлык,

Король, Кануннар, Азатлык,

Король, Кануннар, Азатлык.

Әй газиз Бельгия, әй аталарның изге җире,

Безнең җаныбыз һәм йөрәгебез сиңа багышланган.

Кабул ит көчебезне һәм тамырларыбыздагы канны,

Хезмәттә һәм көрәштә максатыбыз бул.

Чәчәк ат, ил, какшамас бердәмлектә,

Һәрвакыт мөстәкыйль һәм бәйсез бул.

Һич курыкмыйча сөйләрлек тугры сүзебез:

Король, Азатлык, Кануннар өчен.

Һич курыкмыйча сөйләрлек тугры сүзебез:

Король, Азатлык, Кануннар өчен,

Король, Азатлык, Кануннар өчен,

Король, Азатлык, Кануннар өчен.

Әй сөекле ил, әй Бельгия җире,

Сиңа безнең йөрәкләр, сиңа безнең куллар,

Сиңа, туган җир, безнең каныбыз,

Ант эчәбез Сиңа, әй Ватан!

Куанып чәчәк ат камил гүзәллектә,

Сине шулай Азатлык тәрбияләп үстерде,

Һәм Синең улларың һәрчак җырлаячаклар:

Яшәсен Кануннар, Король, Азатлык!

Һәм Синең улларың һәрчак җырлаячаклар:

Яшәсен Кануннар, Король, Азатлык!

Яшәсен Кануннар, Король, Азатлык!

Яшәсен Кануннар, Король, Азатлык!

  1. Брабансонна // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1891.
  2. Г. Риман Кампенгаут // Музыкальный словарь: Перевод с 5-го немецкого издания / мөхәррир Ю. Д. ЭнгельМосква: Музыкальное издательство П. И. Юргенсона, 1901.
  3. https://www.youtube.com/watch?v=FuPZzN3ohcI