Совет Норлаты
Совет Норлаты (рус. Советский Нурлат) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.
Совет Норлаты | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Сельское поселение Краснояриха[d][1] |
Халык саны | 193 (2010)[2] |
Почта индексы | 446846 |
Географиясе
үзгәртүАвыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[3], урман-дала зонасында[4], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
- Климаты
Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[3]
- Вакыт зонасы
Совет Норлаты, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.
Тарихы
үзгәртүАвыл ТАССРның Октябрь районы Югары Норлат һәм Яңа Иглай (хәзерге Татарстанның Норлат районына карыйлар) авыллары кешеләре тарафынан 1921 елда[5] нигезләнгән.[6] 1931 елда 27 хуҗалык исәпләнгән.[6]
Халык саны
үзгәртүХалык саны |
---|
2010[7] |
193 |
- Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 229 кешенең 94% тәшкил иткән,[8] 2010 елда 193 кешенең шулай ук 90% тәшкил иткән.[9]
Социаль өлкә
үзгәртүХәзерге вакытта мәчет, мәдәният йорты, китапханә, почта эшли.[6]
Икътисады
үзгәртү1954 елда «Яңа тормыш» колхозы оеша, 1957 елда бистә «Рассвет» колхозы составына керә, 1989 елда «Надежда» колхозы оеша (2005 елга кадәр эшли). Хәзерге вакытта «Самара‑шикәр» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
- ↑ 3,0 3,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
- ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура. әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.